Азнакаево
  • Рус Тат
  • Дарумы яки акчалата компенсацияме?

    Дәүләт тарафыннан социаль яклау, шул исәптән рецепт буенча ташламалы шартларда дарулар алу гарантияләнгән. Мондый ярдәмнең дөрес алымын сайлау бик мөһим. Сәламәтлеге борчымаганда, хроник авырулар баш калкытмаганда кеше ташламаларны акчалата пособиегә алыштырырга кызыга. Әмма хәле начараеп, чир озаккарак сузылса, дәвалау өчен дарулар күпләп кирәк була башлый һәм акчалата компенсациянең генә җитмәве...

    Дәүләт тарафыннан социаль яклау, шул исәптән рецепт буенча ташламалы шартларда дарулар алу гарантияләнгән. Мондый ярдәмнең дөрес алымын сайлау бик мөһим.
    Сәламәтлеге борчымаганда, хроник авырулар баш калкытмаганда кеше ташламаларны акчалата пособиегә алыштырырга кызыга. Әмма хәле начараеп, чир озаккарак сузылса, дәвалау өчен дарулар күпләп кирәк була башлый һәм акчалата компенсациянең генә җитмәве ачыклана. Гаилә бюджеты өчен дарулар сатып алу күтәрә алмаслык йөккә әверелә.
    Әгәр дә сез элек акчалата компенсация сайлаган булсагыз, шуны белеп тору мөһим: социаль хезмәтләр җыелмасын алу өчен Пенсия фондына гариза язарга кирәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сезгә агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча Пенсия фондына 2013 елда бушлай дарулар алу өчен социаль хезмәтләр җыелмасын бирүне торгызуны сорап гариза бирергә киңәш итә. РФ законы буенча 1 октябрьдән соң киләсе ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны торгызып булмый.
    Карар кабул иткәнче, дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез. Үзегезнең генә түгел, гаиләгез, якыннарыгызның сәламәтлеге һәм тынычлыгы да сезнең сайлауга бәйле икәнен онытмагыз.
    2012 елда бушлай дарулар алган гражданнарга Пенсия фондына гариза язарга кирәкми.
    Даруларга ташламалы рецептлар бирү билгеле сумма белән генә чикләнми.
    Авырулар төп чире буенча гына түгел, ә юлдаш, шул исәптән симптомлы дәвалау һәм профилактика максатларында да дарулар белән тәэмин ителә.
    Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан бер пациентны дәвалау елына түбәндәге бәяләргә төшә:
    шикәр чиреннән:
    -1 типтагы СД - 20 меңнән 46,7 мең сумга кадәр;
    -2 нче типтагы СД - 6,36 меңнән 54,3 мең сумга кадәр;
    -башка төрле диабет - 163,7 мең сумга кадәр;
    -акромегалия - 683,2 мең сумга кадәр.
    психик чирләрдән:
    -шизофрения - 88,1 меңнән 206,1 мең сумга кадәр.
    -демениция - 97 мең сумга кадәр;
    -эпилепсия - 6,7 меңнән 154,9 мең сумга кадәр.
    Онкологик чирләрдән:
    күкрәк бизе рагы - 1,2 меңнән 1 млн. 100 мең сумга кадәр;
    -үпкә рагы - 37 меңнән 899 мең сумга кадәр;
    -мәни бизе рагы - 16 меңнән 189 мең сумга кадәр;
    -ашказаны-эчәк тракты рагы - 85,7 меңнән 1 млн. 117 мең сумга кадәр;
    -бөерләр рагы - 442 меңнән 2 млн. 327 мең сумга кадәр;
    бронхиаль астманы дәвалау - 2,4 меңнән 28,1 мең сумга кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: