Азнакаево
  • Рус Тат
  • Данир Сабиров мәктәбенә кайтты - ФОТО

    Шушы мәктәпне тәмамлаган Татарстанның сәхнә йолдызы Данир Сабиров матур җырлары, шаян сүзләре белән әсир итте. Аны укучылар урап алып, автографын сырлатты.

    Азнакайның 8 нче гомумбелем бирү мәктәбендә комсомолның 100 еллыгы бик истәлекле үтте. Зәвыклы итеп бизәлгән актлар залында алма төшәр урын юк. Фәридә Шәфигуллина эчтәлекле итеп тарих битләрендә “йөртте”, экранда барган вакыйгалар аны тагын да тирәнрәк төшенү мөмкинлеге бирде. Мәктәпнең элеккеге укытучыларын да чакырганнар. Рүзилә Чумарина, Альмира Рәшитова, Гөлнара Әсхәбетдинова, Фәйрүзә Гатауллина, Фаварис Ильясовка зур хөрмәт күрсәтелде. Шушы мәктәпне тәмамлаган Татарстанның сәхнә йолдызы Данир Сабиров матур җырлары, шаян сүзләре белән әсир итте. Аны укучылар урап алып, автографын сырлатты. Мәктәптә таланталрның күп булуын исбатлап, укучыларның фольклор ансамбле чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: