Азнакаево
  • Рус Тат
  • Дамир Хафизов: «Тик яткан таш астыннан су акмый»

    Рәссам Д.Хафизов үзе иҗат иткән картиналары янында Картинага күчкән гүзәллек Тантана мизгелләре Узган атнада «Азнакай курчагы» халык кәсебе йортында рәссам Дамир Хафизовның «Туган якка мәхәббәт белән» дип исемләнгән рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылды. Бу сәнгать йортында да, рәссамның да иң беренче күргәзмәсе иде. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов күргәзмәне ачып, рәссамга...

    Рәссам Д.Хафизов үзе иҗат иткән картиналары янында

    Картинага күчкән гүзәллек

    Тантана мизгелләре

    Узган атнада «Азнакай курчагы» халык кәсебе йортында рәссам Дамир Хафизовның «Туган якка мәхәббәт белән» дип исемләнгән рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылды. Бу сәнгать йортында да, рәссамның да иң беренче күргәзмәсе иде.

    Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов күргәзмәне ачып, рәссамга иң изге теләкләрен җиткерде. Ә килгән җитәкчеләргә әлеге картиналарны сатып алып, киләчәктә төрле бәйрәмнәрдә үзләренең хезмәткәрләренә бүләк итү тәкъдиме белән чыкты.

    - Кулдан ясалган, үз төбәгебез күренешләрен үз эченә алган бу картиналар һәркемнең өендә кыйммәтле ядкәр булып сакланыр иде, - диде ул.

    Рәссам Дамир Хафизов исә талантлы, иҗади кешеләрне яклавы, аларга һәрчак ярдәм кулы сузып килүләре өчен рәхмәт йөзеннән район җитәкчелегенә үзенең картинасын бүләк итте. Ул шулай ук әлеге чараны уздыруда янып-көеп йөргән район башкарма комитеты җитәкчесе Альбина Темирбулатова, инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова, халык кәсебе йорты җитәкчесе Галина Геркка зур рәхмәтен белдерде.

    Кем соң ул моңа кадәр бер дә телгә алынмаган, ләкин шундый гүзәл әсәрләре белән «яшеренеп яткан» Дамир Хафизов? Уразай авыл җирлеге башлыгы Алсу Шәрифуллина чыгышыннан соң, әлеге сорауларга җавап табылды.

    Дамир 1974 нче елда Уразай авылында туа. Бар гомерләрен авыл тормышына багышлаган Нәсимә һәм Сирин Мостафиннар гаиләсендә бердәнбер бала булып үсә. Кечкенәдән үк рәсем ясарга ярата һәм мәктәптән соң ике дә уйлап тормыйча Лениногорск педагогия училищесының сәнгать-графика бүлегенә укырга керә. Аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Егетнең талантын күреп алган укытучылары аңа нәкъ менә шушы юнәлештә укуын дәвам итәргә кирәклеген әйтәләр, ләкин язмыш бөтенләй башка юнәлеш ала.

    Егет туган авылы Уразай мәктәбендә рәсем, сызым, география фәннәреннән укыта башлый. Читтән торып педагогия университетын тәмамлый. Гади укытучыдан беренче квалификацияле белгеч дәрәҗәсенә күтәрелә. Ләкин ул барысын да шаккатырып кинәт мәктәптән китә, Яр Чаллы шәһәренә эшкә урнаша. Үзе эшләгән җитештерү җәмгыятендә тиз арада гади эшчедән цех мастеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

    Ләкин 1996 елда булган автомобиль һәлакәтеннән соң алган авыр тән җәрәхәтләре үзен яңабаштан сиздерә башлый, сәламәтлек белән җитди проблемалар туа. 12 шәр сәгатьлек авыр сменаны күтәрә алмый аның организмы.

    Чын-ир егетләргә генә хас рухи көчкә ия, тәвәккәл Дамир төшенкелеккә бирелми, бөтен җаны, тәне белән рәсем сәнгатенә чума: пейзаж, натюрмортлар яза. Дамир Сирин улы училищеда укыган вакытта укытучысы Наталья Борисовнаның: «Тик яткан таш астыннан су акмый» дигән сүзләрен күңеленә сеңдереп калдыра. Ә инде бүген, язмыш җилкәсенә яңа сынаулар аударгач, бу сүзләр аның тормыш девизына әйләнә.

    Кеше тормышында бер генә вакыйга да очраклы түгел диләр. Көтмәгәндә Лениногорск шәһәрендә укытучысы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Кульпин белән очрашуы да очраклы түгел, ә бәлки язмыш кушуы булгандыр. Бу очрашу аңа гүя канатлар куя: остаз аңа үзенең хәер-фатихасын бирә. Бүгенге көндә рәссам сәламәтлеген ныгыту белән бергә Казанда узачак персональ дебют күргәзмәгә әзерләнә.

    - «Эбиволь» - Казан шәһәренең күренекле сәнгать галереяларының берсе. Эшләремне монда кую минем өчен зур дәрәҗә. Күргәзмәгә реализм юнәлешендә майлы буяулар белән киндергә ясалган пейзаж һәм натюрморт эшләре куелачак, - ди рәссам.

    -Сәнгатьпәрвәр, милләтпәрвәр Дамир Сириновичның эшләренә ихласлык, сабыйларча куана белү, матурлыкка омтылу, үзенчәлекле серлелек хас. Ышанам, аның иҗаты белән азнакайлылар гына горурланып калмас, ул Татарстан күләмендә дә дан яулар, - диде Азнакайга төрле шәһәрләрдән очрашуга килгән рәссам коллегаларының берсе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минһаҗев.

    Аның калган фикердәшләре дә Д. Хафизов талантының киләчәктә тулысынча ачыласына ышаныч белдерделәр. Якташыбызга сәламәтлек, иҗат уңышлары телик.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: