Азнакаево
  • Рус Тат
  • Дамир Гыйләҗев белән туры элемтәдә әлеге мөһим вакыйгаларга һәм башка социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар яңгырады

    Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бу ел Россиядә - Әдәбият елы, республикабызда Парклар һәм скверлар елы да. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән үткәрелгән турыдан-туры элемтәдә әлеге мөһим вакыйгаларга һәм башка социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар яңгырады. - Тыл ветераннарына нинди ташламалар каралган...

    Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бу ел Россиядә - Әдәбият елы, республикабызда Парклар һәм скверлар елы да. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән үткәрелгән турыдан-туры элемтәдә әлеге мөһим вакыйгаларга һәм башка социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар яңгырады.

    - Тыл ветераннарына нинди ташламалар каралган икән? "Җиңүнең 70 еллыгы" медале кемнәргә тиеш?

    - Тыл хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга каралган ташламаларга ия. Районда 1880 сугыш һәм тыл ветераны яши. Аларның барысы да "Җиңүнең 70 еллыгы" медале белән бүләкләнәчәк. Хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре катнашында медальләрне тантаналы төстә тапшыру башланды инде.

    - Мин 6 яшемнән ятим калып, гомерем буе әти дип әйтергә тилмереп, әтисе фронттан кайткан балаларга кызыгып яшәдем. Аларга караганда тормыш камытын да бик иртә кияргә туры килде. Минем кебек сугыш чоры балаларына да хөрмәт күрсәтелсен иде.

    - Мондый сорау белән безгә еш мөрәҗәгать итәләр. Чыннан да, балачакларын сугыш урлаган бүгенге өлкән буын хөрмәткә һәм игътибарга бик лаек. Районыбызда 7 меңнән артык сугыш чоры баласы яши. Әлегә аларга сугыш һәм тыл ветераннарына тиешле ярдәм һәм ташламалар каралмаган. Бу мәсьәлә район дәрәҗәсендә генә хәл ителә торган түгел. Әмма район җитәкчелеге Россия парламентында аны күтәрүне сорап, республикабыз хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул уңай хәл ителер дип ышанабыз. Ә районга килгәндә, бәйрәмдә сугыш чоры балалары да игътибардан читтә калмаячак. Без республикада гына түгел, ил күләмендә беренчеләрдән булып шәһәребездә сугыш чоры балаларына һәйкәл ачтык, авылларда зиратларга такталар куелды. Алга таба да аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелер дип ышанам.

    - Безнең Актүбә көннән-көн матурлана, урамнарыбыз чиста, якты. Паркта рәхәтләнеп ял итәбез, балалар өчен аттракционнар эшли. Район һәм бистә җитәкчеләренә зур рәхмәт! Шул ук вакытта кайбер тәкъдимнәр дә бар. Җиңү монументы өстенә менеп балалар уйный. Өлкәннәр аларга кисәтү ясасын иде, ата-бабаларыбыз данын хурлап түгел, зурлап үссен иде яшь буын. Ветераннар кебек, сугыш чоры балаларын да социаль учреждениеләрдә чиратсыз үткәрсеннәр иде.

    - Кайбер авылларда мәктәпләрне ябалар икән дип ишеттек. Шул хакта аңлатсагыз иде.

    - Урта белемле мәктәп булсын өчен укучылар саны - 80, ә тугыз еллык булсын өчен 50дән дә ким булмаска тиеш. Бу көннәрдә мәктәп коллективлары, ата-аналар белән җыелышлар үткәрелде, аңлату эшләре алып барылды. Оптимизацияләү программасы буенча Карамалы, Уразай, Сәпәй тугыз еллык мәктәпләре башлангыч итеп калдырылачак. 2-3 кенә укучысы булган Мөслим, Үчәлле, Митрәй, Мәсгут башлангыч мәктәпләрен вакытлыча ябарга туры киләчәк. Хәзер бурыч - бу мәктәпләрнең укытучыларын эш белән тәэмин итү. Ә укучыларны база мәктәпләренә махсус автобуслар йөртәчәк. Оптимизацияләштерүдән куркырга кирәкми, бу балаларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын арттыру максатында эшләнә. Аннан соң шул ягы да бар, бары тулы коллективта гына бала шәхес булып формалаша, үзен ача ала.

    - Шәһәрдә яңа балалар бакчалары ачылса да, урыннар әле һаман җитеп бетми. Быел яшь балалы ата-аналар нәрсәгә өмет итә ала?

    - Соңгы ике елда шәһәребезнең көнчыгыш микрорайонында 140 урынлык заманча "Тамчыкай" балалар бакчасы, 8 нче мәктәп янкормасында "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә 4 төркеме ачылды. Быел Яңа Юл бистәсендә ике төркемгә исәпләнгән 50 урынлык балалар бакчасы ачылачак, төзелеш эшләре башланды инде. Чиратны киметү максатында шулай ук балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачу планлаштырыла.

    - Районда тычкан чире таралган дип ишеттек. Тиздән халык бакчаларга, урман-кырларга агылачак. Куркынычсызлык өчен берәр чара күреләчәкме?

    - Бу мәсьәлә контрольгә алынды. Авыл хуҗалыкларында, бакчачылык ширкәтләрендә, урманнарда, халык күпләп җыелып ял итә торган урыннарда санэпидстанция тарафыннан дератизация үткәреләчәк. Шулай ук кешеләрнең үзләренең дә саклык чараларын күрүләрен сорар идем.

    - Соңгы вакытта телевизордан спайс кулланып үлгән яшьләр турында бик күп сөйлиләр. Безнең районда наркоманиягә каршы көрәш ничек оештырылган?

    - Кызганычка каршы, замана афәте бөтен дөньяга таралган. Бүгенге көндә районда алкоголизм һәм наркомания буенча өлкәннәр арасында 39, балалар арасында 6 кеше исәптә тора. Әле күптән түгел "Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит" дигән республика акциясе булды. Намуслы кешеләр балаларның киләчәге өчен борчылып, насвай һәм аракы сатучылар турында хәбәр иттеләр. Район һәм шәһәр Советлары депутатлары ТР Дәүләт Советына насвайны ясау һәм сатуны тыю һәм закон бозучыларга, балигъ булмаганнарны аңа тартучыларга җәзаны катыландыру турында Россия Федерациясе Дәүләт Думасына закон инициативасы белән чыгуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Эчке эшләр органнары, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, башка профилактик ведомстволар бу юнәлештә кулга-кул тотынып эшлиләр, эчкече ата-аналар, авыр яшүсмерләр, имин булмаган гаиләләр һәрчак күз уңында. Биредә җәмәгатьчелекнең дә активлыгы сорала. Бары бергәләп кенә бу яман күренешләрне җиңеп була.

    - Күршем Тымытык санаториенда дәваланып кайтты, мактап туя алмый. Анда кемнәр ял итә ала?

    - Тымытык санаториесе Азнакай санаторий-прафилакториесе филиалы булып 2014 елда ачылды. Шул вакыт эчендә ике йөзгә якын кеше биредә сәламәтлеген ныгытты. Чыннан да, дәваланучылардан бик күп рәхмәт сүзләре килә. Биредә районыбызның һәр предприятие, учреждениесеннән хезмәткәрләр дәвалана һәм ял итә ала. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быел беренче чиратта ветераннарга өстенлек бирелә.

    - Мин шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның апасы - Актүбә бистәсендә яшәүче Наймә Гәрәева булам. Шундый гозерем бар: Флера республикабызда танылган шәхес, иҗаты гаять бай. Аның Татарстанга керткән өлешен искә алсыннар иде.

    - Флера Гыйззәтуллинаның якташыбыз булуы белән горурланабыз, аның иҗатына сокланабыз. Төбәкне өйрәнү музеенда экспонатлары саклана. Яңа музей комплексы сафка баскач, шагыйрәнең иҗатын һәм тормыш юлын тулырак чагылдырган бүлек булыр.

    - Нефтьчеләр урамындагы яңа юл кырында бик матур агач бура күтәреп киләләр. Анда нәрсә булачак?

    - Биредә музей комплексы төзелә башлады. Төп бинаны Җиңүнең 70 еллыгына ачарга дип торабыз. Комплекста шулай ук су тегермәне, гидростанция, ял кафесы да булачак. Бу - бүгенге заман белән элекке Азнакайның тарихын чагылдыручы үзәк булырга тиеш. Аның каршы ягында спорткомплекс төзелеше бара. Быел шулай ук Шәйхетдинов микрорайонында күп функцияле мәдәни үзәк ачу да планлаштырылган, эшләр башланды инде. Мәдәният идарәсе узган ел Россия күләмендәге бәйгедә катнашып, грант откан иде, ул шушы акчага төзелә. Биредә ЗАГС бүлеге дә урын алачак. Бу төзелешләр өчен республикабыз, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтергә кирәк.

    - Картым вафат булып, ялгыз калдым. Балаларым бик ерак яши, гомер иткән өемнән аерылып, аларга барып торасым килми. Шунда кибеткә йөреп, өйне җыештырып китүче булса, әйбәт булыр иде? Кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?

    - Кызганычка каршы, тормыш югалтулардан да тора. Әмма Сез ялгыз түгел, районыбызда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче социаль яклау бүлеге бар, Сезгә шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк. Районда 357 кешегә социаль хезмәткәрләр өйгә йөреп хезмәт күрсәтә.

    - Картлар йортына ничек урнашып була?

    - Картлар йортына урнашу өчен кешенең кайда да булса теркәлгән (ягъни прописка), караучысыз калуы һәм инвалид булуы шарт. Әгәр шундый ихтыяҗ туган икән, миңа яки социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

    - Узган ел балаларыбыз җәйге лагерьда рәхәтләнеп ял итте. Быел да бюджет оешмаларына путевкалар булачакмы?

    -Балаларның җәйге ялы буенча аерым программа төзелде. Узган елгы чаралар киметелмәде. Үзебезнең район территориясендәге ял лагерьларына гына түгел, Кырым һәм диңгез буйларына да яллар оештырылачак. Шул ук вакытта мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерьлары да эшләячәк.

    - Февраль аенда 12 кВт электр энергиясе яндырган өчен өстәп 25,54 кВт ОДН түләргә килгән. Нишләп алай икән?

    - Сезгә моны ачыклау өчен торак-коммуналь хуҗалыгы департаментына яки күп функцияле үзәктә утыручы "Энергосбыт" вәкиле янына квитанциягез белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    - Элекке елларда районда язучыларга, сәнгатькәрләргә Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия бирелә иде. Районыбызда сәләтле кешеләр бик күп, аны яңартып булмасмы икән?

    - Районыбыз тарихында тирән эз калдырган олпат язучы Мәхмүт ага Хәсәнов исемендәге премия 1997 елда булдырылган иде. Аны дүрт дистәгә якын язучы, сәнгать әһеле һәм иҗат коллективы алды. Бераз туктатылып торгач, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның җылы кулы белән бу премия кабаттан 2013 елдан бирелә башлады. Положение буенча ул хәзер ике елга бер тапкыр әдәбият (поэзия, проза, драматургия), журналистика-публицистика, сәнгать (музыка, рәсем, гамәли, театр, хореография), иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинацияләре буенча конкурс нигезендә тапшырыла. Премия район бюджетыннан бирелә, һәр җиңүчегә дүрт минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләнгән. Премиягә кандидатларны хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар да тәкъдим итә ала һәм үз-үзеңне тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар. Тәкъдирнамәләр ирекле формада эшләнә һәм 20 апрельгә кадәр Солтангалиев урамы, 21 адресы буенча мәдәният идарәсендә (район-шәһәр Мәдәният йорты бинасы) кабул ителә. Премияне тапшыру тантанасы быел шигърият бәйрәменә - 26 апрельгә билгеләнгән. Чыннан да, Азнакай бик сәләтле як. Бу премия үз җирлегебездә яшәп иҗат итүчеләр өчен яхшы этәргеч һәм ярдәм булып тора.

    - Ветераннар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәсем килә. 90 яшем уңаеннан район җитәкчеләре килеп, бик матур итеп котлап киттеләр. Безгә хәзер бүләгеннән бигрәк җылы сүз, игътибар тансык. Ихластан күңелем булды. Тагын бер кат рәхмәт!

    - Узган ел 400гә якын ветеранны тәбрикләдек. Быел да котлаулар дәвам итә. Район җитәкчелеге үзалдына беренче итеп кешегә игътибарны куя. Нинди генә сорау булса да, мөрәҗәгать итә аласыз, безнең ишекләр һәркемгә ачык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: