Реклама
Чубар-Абдул авылы Мәдәният сараенда үзешчәннәр концерты узды. Мәндәй, Буралы, Чубар-Абдул үзешчәннәре Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы һәм Бөек Жиңүнең 70 еллыгына әзерләнү уңаеннан оештырылган әлеге чарада Бөек Ватан сугышы чорындагы авыл кичләре күренешләрен, якыннарын югалтканнарының ачы сагышлы язмышларын уйнадылар. - Безгә - сугыш чоры балаларына - бар да таныш, үткәннәрне...
Чубар-Абдул авылы Мәдәният сараенда үзешчәннәр концерты узды.
Мәндәй, Буралы, Чубар-Абдул үзешчәннәре Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы һәм Бөек Жиңүнең 70 еллыгына әзерләнү уңаеннан оештырылган әлеге чарада Бөек Ватан сугышы чорындагы авыл кичләре күренешләрен, якыннарын югалтканнарының ачы сагышлы язмышларын уйнадылар.
- Безгә - сугыш чоры балаларына - бар да таныш, үткәннәрне күз алдына китереп утырдык, - ди Зөлхәбирә Миннегалиева. - Авылларыбыз талантларга бай, берсеннән-берсе матур һәм моңлы җырлары, шаян биюләр башкарылды, ә тамашачы аларны көчле алкышларга күмде. Мондый яшьләр булганда авылыбызның киләчәге өметле!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз