Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чүплек чүп мәсьәлә түгел

    Бу көннәрдә район эшмәкәрләр советының чираттагы утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова алып барды. Көнкүреш калдыкларын чыгару һәм реклама эшчәнлеге - киңәшмәдә иң актуаль мәсьәләләр булды. Кайбер эшмәкәрләрнең көнкүреш калдыкларын җәмәгатьчелек контейнерларына ташлау очраклары күзәтелә. Ләкин эшмәкәрләр өчен чүп ташлауның үз кагыйдәләре бар һәм...

    Бу көннәрдә район эшмәкәрләр советының чираттагы утырышы узды.
    Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова алып барды. Көнкүреш калдыкларын чыгару һәм реклама эшчәнлеге - киңәшмәдә иң актуаль мәсьәләләр булды. Кайбер эшмәкәрләрнең көнкүреш калдыкларын җәмәгатьчелек контейнерларына ташлау очраклары күзәтелә. Ләкин эшмәкәрләр өчен чүп ташлауның үз кагыйдәләре бар һәм алар катгый үтәлергә тиеш. Реклама хезмәте эшмәкәрләр арасында зур бәхәс куптарды. Мәсәлән, биналарга куелган, элмә такталар, күрсәткечләр, мәгълүматларның кайсы реклама да (ә реклама өчен түләү фарыз), кайсы түгел? Алар бу мәсьәләдә кабат очрашырга сүз куештылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: