Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит ил гражданнары һәм миграция хезмәте

Соңгы елларда илнең кайсы гына торак пунктына барсаң да акча эшләргә килгән чит ил гражданнарын еш очратырга туры килә. Аларның күбесе чыгышлары буенча Кавказ, Урта Азия якларыннан. Үзебезнекеләр дә эш урыннары белән тәэмин ителеп бетмәгән бер вакытта ятлар хезмәтеннән файдалану дөрес гамәлме? Әлеге һәм шуңа бәйле сораулар белән Россия федераль...

Соңгы елларда илнең кайсы гына торак пунктына барсаң да акча эшләргә килгән чит ил гражданнарын еш очратырга туры килә. Аларның күбесе чыгышлары буенча Кавказ, Урта Азия якларыннан. Үзебезнекеләр дә эш урыннары белән тәэмин ителеп бетмәгән бер вакытта ятлар хезмәтеннән файдалану дөрес гамәлме? Әлеге һәм шуңа бәйле сораулар белән Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт капитаны Эльвира Мәрданшинага мөрәҗәгать иттек.

- Беренче сүз итеп шуны әйтергә кирәк: чит илләрдән эшче көчләр кертү җирле хезмәт базарына сизелерлек йогынты ясамый. Аларның күпчелеге җирле халыкның игътибарын җәлеп итмәгән хуҗалык итү субъектларындагы авыр эшләрдә файдаланыла.

Соңгы вакытта безнең районга миграцияләнгән чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар саны ике йөзгә якын кеше тәшкил итте. Аларның күпчелеген Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр һәм таҗиклар тәшкил итә.

- Эльвира Ринатовна, мигрантлар безнең кануннарны төгәл үтиме, ягъни алар арасында хокук бозу очраклары күзәтеләме?

- Читтән килүчеләр арасында җинаятьчелекне кисәтүнең төп юнәлеше булып административ тикшерүләр тора. Миграция закончалыгын бозу күренешләрен ачыклау буенча соңгы вакытта гына да без эчке эшләр бүлеге һәм башка закон сагында тору органнары белән берлектә 20 чара уздырдык. Аның барышында 42 административ беркетмә төзелде, штрафлар салынды. Читтән килүчеләрне үз фатирларына теркәү шартларын үтәмәгән ике РФ гражданы административ җаваплылыкка тартылды. Азнакай шәһәр судында карау өчен мигрантлар белән бәйле алты эш җибәрелде. Анда кабул ителгән карар нигезендә биш чит ил гражданы Россия Федерациясе чикләреннән чыгарып җибәрелде.

УФМС бүлекчәсе, ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге белән берлектә һәм закон нигезендә бирелгән вәкаләтләр кысасында даими рәвештә оператив кисәтү чаралары, законсыз миграция каналларын, чит ил гражданнарының РФ биләмәсендә тору тәртибен бозуларын, аларны хезмәткә тарту кагыйдәләренең үтәлешен ачыклау буенча махсус операцияләр дә уздыра. Март аенда "Легаль булмаган мигрант", "Регион-Магистраль" чараларын үткәрдек.

Алга таба район биләмәсендә законсыз яшәүчеләрне һәм аларга эш бирүчеләрне ачыклау буенча эшне тагын да активлаштырачакбыз һәм закон бозучыларга карата чаралар күрәчәкбез.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чит ил гражданнары һәм миграция хезмәте