Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр батырлары көч сынашты

Яңа йолаларыбыз.

Республика күләмендә уздырыла торган бәйрәм булып традициягә кергән Азнакайның “Чатыр-Батыр” фестивалендә Татарстанның төрле төбәкләреннән 18 команда катнашты.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль "Татнефть"ярдәме белән үткәрелде.

– Чатыр тау – районыбызның данын еракларга тараткан, менә шундый яңа йолаларга этәргеч биргән зур горурлыгыбыз. Елдан-ел популярлаша барган фестивальгә быел да бердәм җыелышып килгәнсез. Азнакайлылар, җитәкчелек исеменнән сезгә күңелле ял, бәйгеләрдә уңышлар телим! – диде фестиваль кунакларын сәламләп районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. – Киләчәгебез – сез, яшьләр кулында, үз чиратыбызда, без сезнең яңа омтылыш-башлангычларны хупларга, аларны тормышка ашыруда ярдәмгә һәрчак әзер.

Фестивальдә Татарстан Республикасының аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Диләрә Шувалова да катнашты. Ул Азнакай районында яшьләр сәясәтенең югары дәрәҗәгә куелуын әйтте, фестивальне оештырган, үткәргән Азнакай аграр яшьләр оешмасы эшчәнлегенә зур бәя бирде.

Көн кызуы да куркытмады яшьләрне, алар көч һәм егәрлек, зирәклек таләп иткән 8 төрле бәйгедә бик рәхәтләнеп үзләрен сынап карады. Җиңүчеләр истәлек бүләкләренә лаек булды, фестивальдән барысы да күтәренке кәефтә, дәрт-дәман алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев