Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чатыртау – мирасыбыз сагында

    Хәзер, идеологик тыюлар аркасында берничә буын тарафыннан онытылып беткән тарихи тамырларыбызга кире кайткан шартларда, халыкларның изге саналган мирасларын өйрәнергә генә түгел, эш нәтиҗәләрен җәмгыятебездә рухи яңарыш юлында файдаланырга да мөмкинлек туды. Бөтен Россиядәге кебек, Татарстанда да «мәдәни мирас» төшенчәсенең эчтәлеге яңара бара. Бу халыкларның үткән заманнардагы тормышы турындагы хәтер, хәзерге...

    Хәзер, идеологик тыюлар аркасында берничә буын тарафыннан онытылып беткән тарихи тамырларыбызга кире кайткан шартларда, халыкларның изге саналган мирасларын өйрәнергә генә түгел, эш нәтиҗәләрен җәмгыятебездә рухи яңарыш юлында файдаланырга да мөмкинлек туды.

    Бөтен Россиядәге кебек, Татарстанда да «мәдәни мирас» төшенчәсенең эчтәлеге яңара бара. Бу халыкларның үткән заманнардагы тормышы турындагы хәтер, хәзерге заман мәдәни процессының чыганагы. Рус телендә «память» сүзеннән «памятник» барлыкка килгән, ә татарча варианты башкача: «хәтер» - «hәйкәл», «истәлек». Әмма hәр объект та «hәйкәл», «истәлек» була алмый.

    Безнең районда менә дигән табигать hәйкәле -Чатыртау бар. 1999 елдан ул комплекслы әhәмияткә ия булган табигый дәүләт заказнигы булды. Бу - Татарстанның иң югары урыннарының берсе. Биеклеге - диңгез тигезлегеннән 321,4 метр. Биредә үсүче 50 төр үсемлек Татарстанның hәм Россиянең Кызыл китапларына кертелгән.

    Чатыр тау үзенең суырлар колониясе белән дә республикада аерым урын тота. 1995 елда бу җәнлекләр Татарстанның Кызыл китабына кертелгән иде. Ун ел дәвамында аулау тыелган булганлыктан, алар нык үрчеделәр, шуңа күрә сирәк hәм, төр буларак, югалу куркынычы янаган җәнлекләр исемлегеннән чыгарылдылар.

    Заказник өч әhәмияткә ия: монда табигатьне саклау белән дә, аны фәнни өйрәнү белән дә шөгыльләнәләр, шул ук вакытта аның эстетик ягы да мөhим. Ул Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының табигый hәм ясалма экосистемаларын, аның территориясендә үсүче hәм яшәүче сирәк очрый торган үсемлекләрнең hәм җәнлекләрнең биологик күптөрлелеген саклап калу максатыннан оештырылган булган.

    Чатыртау, районыбызның иң күренекле урыны буларак, hәрчак игътибарны үзенә җәлеп итеп торды. Ул - илhам чыганагы да, Азнакай ягының дәрәҗә билгесе дә, җанга рәхәт ял итү урыны да.

    ХIV гасырдан башлап, регион халкы төрле кабиләдән булган. Галимнәрдән Җ.Г.Мөхәммәтшин hәм Ф.С. Хәкимҗановлар фикеренә караганда, «биредә, болгарлардан тыш, Ыкның түбән агымында, шулай ук Дала Зәе, Сөн, Минзәлә елгалары буенда күчмә тормыш алып барган күп кабиләле кыпчаклар да яшәгән». Безнең район җирләре Кыпчак даласының бер өлеше булган. Ык буенда яшәүче Урал буе татарларының, ягъни районыбызның төп халкының мәдәнияты, шул гасырдан алып, Нугай Урдасы кабиләләренеке нигезендә формалаша. Бу татар дәүләте, Алтын Урда җимерелгән чорда Нугай морза тарафыннан оештырылганга күрә, аның исеме белән йөртелгән.

    Азнакай җирендә әлеге чордан ук кыпчак теле нигезендә татар теле формалаша башлый. Шуңа күрә бүген дә безнең район кешеләре хәзерге заман әдәби теленә бик якын чиста татар телендә сөйләшә.

    Чатыртауның археологик истәлекләре борынгы кешенең бу калкулык тирәсендәге җирләрне күп гасырлар элек файдалана башлаганлыгы турында сөйли. Бу - 1986 елда тарих фәннәре докторы Е.П.Казаков җитәкчелегендәге иртә болгар экспедициясе тарафыннан басуларда эзләнүләр үткәрү барышында табылган Уразай-Азнакай туктау урыны hәм Уразай-Азнакай курганы. Туктау урыны Стәрле елгасының сул ярында, Уразай авылының көнчыгышында, аннан километр ярым ераклыкта урнашкан. Мондагы табылдыклар бронза эпохасына, бура мәдәниятенә карый. Әмма биредә бернинди казу эшләре алып барылмаган. Чатыртау истәлекләре археологларны hәм үзләрендә саклау чаралары үткәрүне көтеп калалар. ХVII гасырга кадәр безнең җирләрдә нугайлар күченеп йөргән. Бу фактны беренчеләрдән булып районда сакланып калган эпиграфик hәйкәлләрдәге язуларны hәм шәҗәрәләрне өйрәнү нигезендә филология фәннәре докторы М.И. Әхмәтҗанов исбатлаган. Шәҗәрә текстларына таянып, кабер ташларының килеп чыгышын ул Кырымнан, Кара диңгез буеннан күчеп килгән татар кабиләләре белән бәйли. Моны Чатыртау (Кырымда - Чатырдаг) белән дә дәлилләргә була.

    Тау битләрендә борынгы заманнардан калган мәгарәләр була. Әмма хәзерге вакытта аның иң зурысына керү куышы да капланып килә. Моннан 250 еллар элек безнең район җирләреннән узып киткән Петербург Академиясе академигы П.Паллас үзенең «Путешествия по разным провинциям Российской империи» дигән китабында түбәндәгеләрне язып калдырган: «Юлның сул ягында hәм искә алынган авылдан (Сәпәй - Г.Х.) көнчыгышка таба катлы-катлы калку тау күренә, ул, үзеннән күпкә биек Шатырь Тау белән узышкандай, аңа таба күтәрелеп килә hәм кисәк кенә көньякка таба сузылган үзәннәр тарафыннан бүленеп китә. Әйтүләренчә, бу тауда бакыр руднигы урнашкан. Көчле яшенле яңгыр килүгә карамастан, мин шул якка юнәлдем…».

    П.Паллас сүзләренә караганда, бакыр руднигы олы юлдан ике чакрым ераклыкта урнашкан булган. Ул сәүдәгәр Мясниковның Иштирәк бакыр заводыныкы булган. Бу рудникны 1761 елда үзләштерә башлыйлар, табигать күренешләрен өйрәнүче галим монда, җир өстенә чыгып, авышрак ята торган ике казылма байлык урыны да таба. Ә 1772 елда моның берсенең төньягында яңаларын эшкәртә башлыйлар.

    Район халкының бер өлеше, тау тирәсендә Е.Пугачев гаскәрләре тукталып торган, дип исәпли. Без, азнакайлылар, 1960-1970нче елларда Чатыртауны «Пугачевка» дип йөртә идек. Әмма атаман Минзәлә юлыннан үтеп киткән, безнең район тирәсендә булмаган. Бәлки, баш күтәргән Азнакай халкы монда посып яткандыр, анысы бернинди документка теркәлмәгән.

    «Чатыр» - тауның тышкы кыяфәте, рельеф билгеләре буенча бирелгән исем. Чынлап та, тауның өске өлеше кисек чатырны хәтерләтә. Кайбер галимнәр аны «столовая» дип тә йөртәләр. Бәлкем, географик атаманың мәгънәсе бирелгән исемендә дә ятадыр. «Чатыртау» - «чатыр» hәм «тау» сүзләрен кушу гамәле белән барлыкка килгән топоним. Ә Кырымдагы Чатырдагның икенче өлеше борынгы төрки телдән «тау» (шул ук вакытта «кабер» дә) дип тәрҗемә ителә.

    Кайчандыр тау башында халык гыйбадәтханә итеп тоткан агачтан ясалган гөмбәзле корылма торган. hәр зур тауга хас булганча, Чатыртауның да үзенең иясе бар, диләр. Халык арасында йөри торган сүзләр буенча, Чатыртау түбәсендә басып торганда берәр теләк теләсәң, ул hичшиксез чынга ашачак.

    Районыбызның аксакаллары сөйләве буенча да, халык телендә сакланып калган риваятьләр нигезендә дә шунысы мәгълүм: Чатыртауның «Изгеләр тавы» дип аталган бер сөзәклегендә элек җәмәгатьчелек тарафыннан изге дип саналган мәетләрне күмгәннәр. җеназада катнашкан hәр мөселман үзе белән гадәт буенча берәр таш булса да алып менгән. Ташларны кабер өстенә шайтанны куу максаты белән ыргытканнар. Бу гамәл мәрхүмне бөтен гөнаhларыннан арындыра, рухы Алла хакимлегенә тынычланып китә, дип исәпләгәннәр. Дала өстендәге бу таш өемнәре үзенә күрә бер гыйбадәт кылу урыны булган.

    «Изгеләр тавы» астында «Изге чишмә» челтерәп аккан. Борынгы ышанулар буенча, шушы урында изгеләр дәрәҗәсенә күтәрелдергән мәетләрне юганнар. Халык бирегә тирә-юньнән елына бер мәртәбә булса да шифалы су белән коену, тәhарәт алу өчен җыела торган булган. Биредә эзләре суынмавын теләп, изге чишмә янындагы агач улакка килгән кешеләр тимер тәңкәләр салып китә торган булганнар. Бу урын хәзер инде кибеп килә.

    Шулай итеп, без үзебезнең Чатыртауны төбәкнең, бер яктан, табигый, икенче яктан, тарихи-мәдәни мирасы итеп кабул итә алабыз. Юкка гына ЮНЕСКО Конвенциясе аларның бәйләнешен hәм бердәмлеген игълан итмәгән.

    Г. Хисамиева, культурология кандидаты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: