Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чапаев дивизиясе рядовое

    Ветеран Нәзир Гыйздәтуллин Немецлар белән сугыш башланган 41 нче елны Банки Сукаеш авылы яшүсмере Нәзир Гыйздәтуллинның җиденче сыйныфны тәмамлаган чагы гына була. Авылның гаярь ир-егетләрен фронт үзенә чүпләп тора. Тылда алар урынын үз чиратлары җиткәнне көтүче рекрутлар, хатын-кызлар, хәрби хезмәт яше чыккан өлкән абый-бабайлар, сабыйлыкларын онытырга мәҗбүр булган мәктәп балалары...

    Ветеран Нәзир Гыйздәтуллин

    Немецлар белән сугыш башланган 41 нче елны Банки Сукаеш авылы яшүсмере Нәзир Гыйздәтуллинның җиденче сыйныфны тәмамлаган чагы гына була. Авылның гаярь ир-егетләрен фронт үзенә чүпләп тора. Тылда алар урынын үз чиратлары җиткәнне көтүче рекрутлар, хатын-кызлар, хәрби хезмәт яше чыккан өлкән абый-бабайлар, сабыйлыкларын онытырга мәҗбүр булган мәктәп балалары алыштыра. 1943нең ноябрендә армиягә алынганга кадәр, Нәзир туган авылында эшли: урманын да кисә, җирен дә сөрә, ат җигеп Ютазы элеваторына ипиен дә илтә...

    - Безне - яңа гына унҗидесе тулган егетләрне, вагоннарга төяп, Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. СССРның көнчыгыш чигенә кадәр араны каршы яктан килүче хәрби техника, фронтка баручы солдатлар төялгән эшелоннарны, станцияләрдә туктап уздыра-уздыра, айдан артык бардык, - дип искә ала ул көннәрне Нәзир ага. - Безне сугышка китүче әлеге гаскәриләргә алмашка алып барганнар икән.

    Рядовой Гыйздәтуллин хәрби хезмәтен гражданнар сугышы чорында оешкан 22 нче легендар Чапаев дивизиясендә башлый. Гитлер Германиясенең җиңелүе турындагы шатлыклы хәбәрне дә шунда ишетә ул.

    - Сугыш бетте, дип сөенүебез озакка бармады. Көнбатыштан Ерак Көнчыгышка утны-суны кичкән, күкрәкләре орден-медальләр белән тулган фронтовиклар, техника, сугыш кирәк-яраклары төягән поезд составлары агыла башлады. Тирән сер итеп сакланса да, японнар белән сугыш булачагын сизенә идек инде, - дип истәлекләрен дәвам итә ветеран.

    ...1945 елның 9 августында төнге беренче яртыда алар дивизиясе японнар басып алган Маньчжурия чиген үтеп керә. Автоматчы-пехотинец рядовой Нәзир Гыйздәтуллин өчен япон сугышы әнә шулай башлана.

    Якташыбыз хезмәт иткән дивизиягә Харбин шәһәрен азат итү бурычы куела. Аннан японнарны куып чыгарганчы шактый авыр-озын сугыш юлы узарга, дошманның хәрәкәттәге частьлары белән бәрелешләрдән тыш, гранаталар бәйләме белән танк астына ташланучы, үз-үзләрен пулеметларга богаулаган самурайларга каршы көрәшергә дә туры килә аларга. Сугыш өч атнадан азга гына озакка сузылса да, японнарның көчле каршылыгына очраган күп кенә гаярь сугышчылар ятып кала яу кырында. Приказ үтәлә, шәһәр азат ителә. Кызыл Байрак орденлы 22 нче укчы Чапаев дивизиясенә "Харбин" исеме дә өстәлә.

    Сугыш бетү белән хәрби хезмәт тәмамланмый әле Сукаеш егетенә. Тагын биш елдан артык башка дивизия карамагындагы аерым разведка батальонында бронетранспортер командиры булып хезмәт итәргә туры килә.

    Туган авылына запастагы сержант Гыйздәтуллин 1951 ел башында гына кайтып төшә. Көзгә кадәр, урып-җыю беткәнче, колхозда эшли. Азнакайда 3 нче бораулау конторасы оешкач, балта остасы булып шунда урнаша фронтовик егет. Һәм лаеклы ялга чыкканчы бер урында - вышкалар монтажлаучы булып эшли.

    Бүген ул фронтовик буларак дәүләттән бушлай фатир биргәннәрен көтеп ятмыйча, кайчандыр Азнакайда үз куллары, хәләл көче белән төзегән, шуны заманча итеп яңарткан шәхси йортында төпчек улы Таһир һәм килене Нәфисә гаиләсе белән яши. Әле дә кулыннан балта-пычкысы, көрәк-тырмасы төшми. Һаман да нәрсәдер төзи, нидер үстерә тынгысыз ветеран.

    ...Гомер аккан саен Ерак Көнчыгышта үткән яшьлеген, Маньчжурия сопкалары арасында узган сугыш юлларын, Шкаповка авылы янында өч ай буена үзе төзешкән беренче вышкасын, иптәшләрен, дусларын ешрак сагына Нәзир Гыйздәтуллин.

    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: