Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чалпы урта мәктәбендә танылган шәхес Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта ачылды

    Анда авыл халкы, мәктәп укучылары, Азнакайда узучы әдәбият-сәнгать көннәренә килгән бер төркем әдипләр - шагыйрьләр, язучылар катнашты. Җыенга килүчеләрне мәктәп укучылары үзләренең концерт номерлары аша тәбрикләде. Кунакларны "Чалпы" ҖЧҖ директоры Илгиз Сабуров, мәктәп директоры Фаяз Авзалов, авыл җирлеге башлыгы Илшат Ибраһимов үзләренә караган өлкәләрнең социаль-икътисади халәте белән таныштырды. Авыл имам-хатибы...

    Анда авыл халкы, мәктәп укучылары, Азнакайда узучы әдәбият-сәнгать көннәренә килгән бер төркем әдипләр - шагыйрьләр, язучылар катнашты.

    Җыенга килүчеләрне мәктәп укучылары үзләренең концерт номерлары аша тәбрикләде. Кунакларны "Чалпы" ҖЧҖ директоры Илгиз Сабуров, мәктәп директоры Фаяз Авзалов, авыл җирлеге башлыгы Илшат Ибраһимов үзләренә караган өлкәләрнең социаль-икътисади халәте белән таныштырды. Авыл имам-хатибы Зөфәр хәзрәт Хәйбрахмановның Коръән аятьләре укып дога кылуыннан соң, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Хәйруллина 1768 елда Чалпы авылында туып үскән, биредә алган белемен Төркиядә, Азия һәм Кавказ мәмләкәтләрендә камилләштергән, заманының бөек гыйлем иясе булып җитлеккән мәгърифәтче, табиб, галим Таҗетдин Ялчыголның соңгы елларда гына ачыкланган тормыш юлы турында сөйләде.

    Тарих тузаннарын кагып, Таҗетдин Ялчыгол исемен татар халкына, шул исәптән якташларына кайтаруруда зур көч түккән Сарман ягы тарихчы-публицисты Дамир Гарифуллинның әлеге өлкәдәге хезмәтен дәвам иткән тарихчы-язучы, тумышы белән Зур Сукаеш авылыннан булган Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) үзенең чыгышында олпат шәхес Ялчыгол турында кызыклы фактлар да китерде. Әйтик, мәгърифәтче-әдип буларак ул "Тәварихы Болгария", "Рисаләи Газизә" әсәрләрен иҗат иткән. Соңгысының кечкенә Тукайның хәреф таный башлагач укыган беренче китабы булуы да мәгълүм.

    Таҗетдин Ялчыгол гомеренең соңгы сәгатенә кадәр үзен туган халкына хезмәткә багышлый. Һәм 1838 елны хәзерге Зәй районы авылларының берсендә табиблык иткән вакытта 70 яшендә кинәт кенә вафат була.

    Реклама

    ...Менә тантаналы мизгел - катлы-катлы тарих пәрдәсе аша исеме туган авылына әйләнеп кайткан Таҗетдин Ялчыголга мәктәп залы диварына куелган мәрмәр истәлек тактасын ачу вакыты килеп җитте. Якташларының һәм кунакларның көчле кул чабуы астында аны каплап торган ак пәрдәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм Марсель Гарипов төшерде.

    ...Очрашуның икенче өлеше мәктәпнең актлар залында узды. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе шагыйрь Рафис Корбан ачты һәм Азнакайда узган әдәбият-сәнгать көннәренең югары дәрәҗәдә узуын билгеләде. Аның чыгышын үзебездән чыккан Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты Марсель Галиев, Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, күптән түгел генә Һади Такташ бүләгенә лаек булган шагыйрь Рөстәм Закуанов дәвам итте. Танылган әдипләр - язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм шагыйрә Шәмсия Җиһангированың үзләренең кайчандыр Азнакайда алган онытылмас истәлекләре белән уртаклаштылар. Чаллы Язучылар бүлеге рәисе, күпсанлы тарихи романнар авторы Вахит Имамов үз фикерләрен чалпылылар игътибарына юнәлтте. Ул аларны үзләреннән чыккан олуг шәхесләрне онытмаска, тарихи эзләрен өйрәнергә, алар белән горурланырга, кече ватаннарының патриотлары булырга чакырды.

    Шигъри юллар, моңлы җырлар белән бизәп алып барылган әлеге иҗади сөйләшү үзенең илаһи тәэсиреннән берәүне дә читтә калдырмагандыр, мөгаен...

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: