Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалпы авылында Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримовка истәлек тактасы ачылды

Ике ел дәвамында районыбызда хезмәт батырлары истәлегенә 44 шундый такта куелды.

Чалпы авылында туып, 60 ел гомерен туган җиренә багышлаган, иген иккән, аннан ферма мөдире булган Фахразый Кәримов авыл хуҗалыгындагы фидакарь хезмәте өчен бик күп мактаулы бүләкләргә лаек була. Һәм менә районыбыздагы күркәм традиция буенча авыл мәдәният йорты диварында аңа истәлек тактасы ачылды.

Әлеге тантаналы чарада район һәм җирлек җитәкчеләре, Фахразый аганың тормыш иптәше Гөлнур апа, кызлары, оныклары, авылдашлары катнашты, үзләренең якты истәлекләре белән уртаклаштылар.

– Ул бик тырыш, яхшы күңелле, гади кеше иде. Үзенең киңәшләре белән һәрчак ярдәм итетте, – дип искә алды хезмәт героен район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Әлеге тантаналы чара авыл бәйрәменә үрелеп, халык үзешчәннәрнең чыгышларын карады, мәктәп укучылары, кул осталарының күргәзмәзләре белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев