Азнакаево
  • Рус Тат
  • Өч үлемне җиңгән Мөгътәсим

    Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгътәсим Хәнипов Менә 69 ел инде ул йөрәге янында мина кыйпылчыгы, 68 ел буе муенының сул ягына, төп кан тамырына (аорта) терәлеп диярлек кереп яткан винтовка пулясы йөртә. Снайпер пулясының уң колагы артыннан кереп, сул күзен алып киткәненә дә 67 елдан артык вакыт үткән... Сүз Бөек...

    Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгътәсим Хәнипов

    Менә 69 ел инде ул йөрәге янында мина кыйпылчыгы, 68 ел буе муенының сул ягына, төп кан тамырына (аорта) терәлеп диярлек кереп яткан винтовка пулясы йөртә. Снайпер пулясының уң колагы артыннан кереп, сул күзен алып киткәненә дә 67 елдан артык вакыт үткән...

    Сүз Бөек Ватан сугышы ветераны, 89нчы яше белән баруына да карамастан җитез хәрәкәтле, аек акыллы, ачык хәтерле Мөгътәсим ага Хәнипов турында. Аның белән күрешкәнгә кадәр дә фронт юлларын узган ил сакчылары белән очрашырга, үз башларыннан кичергәннәр турында язарга туры килгәне бар. Мөгътәсим Хәниф улы истәлекләре - сугыш мәхшәрен узган батырлар хатирәсенең үзенчәлекле бер дәвамы.

    ...Әтиләре - Түбән Сукаеш авылының танылган балта остасы Хәниф, каты авырудан мантый алмыйча гүр иясе булгач, биш балалы гаилә тәрбиячесез, ярымятим кала. Ир-ат затыннан иң өлкәне - Мөгътәсимгә дә нибары тугыз яшь була ул чакта. Тормышның бөтен авырлыгы әниләре Сәйдәнең нәзек җилкәсенә өелеп кала. Көндезләрен фермада маллар караса, ач-ялангач балаларының тамакларын туйдыру, аларга кием-салым юнәлтү чарасы белән кичләрен караңгыга кадәр авылдашларының төрле эшләрен башкара. Шуңа кул арасына керә башлагач та, башлангыч сыйныфта укуын ташлап, "нужа арбасына" җигелә Мөгътәсим. 13 яшендә колхоз бозауларын көтә, бригадир җигеп биргән атта кырда эшләүчеләргә чишмәдән су ташый. Үсә төшкәч, өлкәннәр белән бергә урманын да кисә, ат сабаны белән җирен дә сөрә, бөртеген дә чәчә, игенен дә җыеп алыша... Германнар белән сугыш башлангач, авылда хуҗалык итүнең бөтен авырлыгы хатын-кызларга, Мөгътәсим ише җитлегеп кенә килүче яшьләр, карт-корыга төшә...

    1942 елның май башында, 18 яше туларга берничә көн кала, Мөгътәсим Хәниповны Кызыл Армиягә алалар. Район үзәге Тымытыктан призывникларны удмурт урманнарындагы хәрби хәзерлек пунктына алып китәләр. Анда ул пехота полкына эләгә. Беренче сугышчан чыныгуын яшь кызылармияче Ржев шәһәре янындагы озакка сузылган канкойгыч оборона сугышлары вакытында ала.

    Реклама

    -Көн тудымы, немец самолетлары бомбага тота, каршы яктан минометлар ата башлый. Окопта чалкан ятсаң, бомбалар гел синең өстеңә генә төшә кебек тоела. Аптырагач, йөз түбән ята башладым. Баш күтәрер әмәл юк. Командирның әмере катгый - алда торган авылдан дошманны куып чыгарырга! Винтовкалардан ата-ата беркадәр чабабыз да, чокыр казып яшеренәбез. Анда кырылган халыкның исәбе-хисабы булмады, - ди ветеран, башыннан кичкәннәр турында сөйләгәндә.

    Биредә ул беренче тапкыр яралана - күкрәгенә мина кыйпылчыгы килеп керә. Сугыш кырыннан кемнең, ничек алып чыкканын да белми. Печән тутырылган бер сарайда гына аңына килә. Мәскәү, Молотов (Пермь) шәһәрләре госпиталендә дәвалана. Ноябрь азакларында, сәламәтлеген ныгыту өчен дип, 45 көнгә туган ягына кайтарып җибәрәләр. Авылында бер ай да ял итә алмый, кабат армиягә алалар. 1943нең гыйнвар урталарында алар частен Сталинград янына китереп бушаталар. Биредәге сугышлар тәмамлану алдында торгангамы, яңа килүчеләрне яуга кертмиләр, Ростов юнәлешенә алып китәләр. Җәй буе барган оборона сугышларыннан соң, дошман басып алган җирләрне зур югалтулар исәбенә азат итә-итә, Украинаның көньяк-көнчыгышына килеп керәләр.

    Бу вакытта инде комсомолец сержант Хәнипов "Максим" станоклы пулеметы расчетының беренче номеры була. Азов диңгезеннән ерак булмаган Мелитополь шәһәрен азат итү өчен барган каты бәрелешләр вакытында расчетыннан ул берүзе исән кала. Әмма озакка түгел. Шулай бер вакыт атакага күчкән дошманга пулеметыннан ут яудырып ятканда, кинәт кенә ниндидер каты әйбер белән башына китереп суккандай тоела. Муенының сул ягыннан кан сиптергәнен күреп алгач кына ни булганын аңлый. Бу юлы госпитальдә ул ике айдан артык дәвалана. Әлеге бәрелеш өчен ул солдатның иң зур бүләге - "Батырлык өчен" ("За отвагу") медаленә лаек була. Терелеп чыккач, үзенең 613нче укчы-пехота полкы составында Днепр елгасын кичә, Херсон шәһәрен азат итүдә катнаша. Николаев өчен барган сугыш татар егете өчен соңгысы була. 1944 елның 18 марты көнне снайпер пулясы пулеметчы Хәниповны гомерлеккә сугышчан сафтан чыгара.

    ...Түбән Сукаешка ул 1945нең апрель урталарында, елдан артык төрле госпитальләрдә дәваланганнан соң гына кайтып төшә. Сугыш чорында чыккан янгында авылның яртысы, колхоз фермалары бөтенләй диярлек янып беткән. Яңаларын төзергә эшче көчләр җитми. Яшьлек үзенекен итә, икенче төркем сугыш инвалиды булуына да карамый, башкалар белән рәттән колхозда төзелеш эшенә алына.

    1966 елда инде ул Азнакайга күчеп килә, 19 ел буе балта остасы булып эшли. Яу кырында алган яралары тынгылык бирми башлагач кына, балтасына ял бирә.

    Бүген Мөгътәсим ага тормыш иптәше Мәндүрә апа белән, булганына шөкер итеп, тыныч кына яшәп ята. Тик яралары уянганда уздырылган йокысыз озын төннәре генә аны яшьлеген урлаган авыр фронт елларына алып кайта...

    Наил Маликов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: