Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмгә килегез!

    Шәһәребездә 1 июльдә Бөтенроссия Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне сезне Ишкәев исемендәге ял паркында уздырылачак түбәндәге чараларда катнашырга чакырабыз: 19.00-19.30 сәг. - район яшьләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы. 19.30-20.00 сәг. - район башлыгы вазифаларын башкаручы М. Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Р.Галимов һәм башка җитәкчеләрнең, "Бердәм...

    Шәһәребездә 1 июльдә Бөтенроссия Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне сезне Ишкәев исемендәге ял паркында уздырылачак түбәндәге чараларда катнашырга чакырабыз:

    19.00-19.30 сәг. - район яшьләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы.

    19.30-20.00 сәг. - район башлыгы вазифаларын башкаручы М. Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Р.Галимов һәм башка җитәкчеләрнең, "Бердәм Россия" партиясе җирле вәкилләре тәбрикләве.

    20.00-21.30 сәг. - ТР эстрада җырчылары концерты.

    21.30-22.50 сәг. - дискотека.

    22.50-22.55 сәг. - бәйрәм салюты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: