Азнакаево
  • Рус Тат
  • Быел котырган җанварлар 73 Азнакай кешесен тешләгән

    Котыру чире һаман да көн кадагындагы проблемаларның берсе булып кала. 2006-2013 елларда Татарстан Идел буе федераль округында катлаулы төбәкләрнең берсе саналып килде. Бу чир Спас, Саба һәм безнең Азнакай районында аеруча "котыра". Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Линера Габделхакова белән әңгәмәбез бүгенге көндәге хәл торышы турында. - Линера...

    Котыру чире һаман да көн кадагындагы проблемаларның берсе булып кала. 2006-2013 елларда Татарстан Идел буе федераль округында катлаулы төбәкләрнең берсе саналып килде. Бу чир Спас, Саба һәм безнең Азнакай районында аеруча "котыра". Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Линера Габделхакова белән әңгәмәбез бүгенге көндәге хәл торышы турында.

    - Линера Тәлгатовна, узган ел белән чагыштырганда хәл шулай киеренке каламы, әллә инде котыру чире чигенүгә барамы?


    - Әйе, бераз гына булса да яхшыруга таба бара. Узган ел ветеринария берләшмәсендә 36 "материал" (9 эт, 8 мөгезле эре терлек, 13 төлке, калганнары тычкан, песи, селәүсен, йорт куяны җәсәдләре) тикшерелде. 17 очракта (дүртендә - мөгезле эре терлек, этләр, сигезендә - төлкеләр) котыру чире булганлыгы ачыкланды.

    Терлек-җанварлар тешләп медучреждениеләргә 257 кеше мөрәҗәгать итте. Ә инде быелның 6 аенда эпизоотик хәл чагыштырмача иминрәк. Узган елның шушы чорында мөрәҗәгать итүчеләр 122 булса, быел шундый 73 очрак теркәлде. Әлеге очракларның 68 процентында (узган ел 60 процент) җанварлар билгеле, 27,3 процентында (30) кыргый, хуҗасыз хайваннар. 2 очракта гына котыру чире булуы ихтималы бар.

    Гыйнвар, май айларында фермер хуҗалыкларының берсендә ат, икенчесендә сыер авырып үлү очраклары теркәлде, лаборатор тикшерү үткәрелеп, аларда котыру авыруының булмавы ачыкланды. Кызганычка каршы, күптән түгел генә Кәкре Елга авылында 2,5 яшьлек баланы тешләгән эттә шундый чир булганлыгы ачыкланды. Зыян күргән сабый бүгенге көндә Лениногорск сырхауханәсендә дәвалана.


    - Авыруы ачык-ланганда яки аңа шик туганда нинди чаралар күрелә?


    - Табиб-эпидемиологлар һәм ветеринария белгечләре белән берлектә авыру чыганагы тикшерелә, бу торак пунктында барлык терлек-җанварларга ветеринария тикшерүе үткәрелә, дезинфекцияләү эшләре башкарыла.


    Алар белән бәйләнештә булган кешеләргә кичекмәстән дәвалау-профилактик иммунизация чаралары күрелә. Бер үк вакытта халыкка бу чир хакында аңлатыла, битарафлык күрсәткәндә аннан куркыныч яналуы төшендерелә. Әлбәттә, районның ветеринария хезмәте тарафыннан планлы профилактик чаралар да күрелә, шуларның берсе - авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалык мал-туарына, йорт җәнлекләренә вакцинация ясау. Июль башына ул 5909 мөгезле эре терлеккә, 25 баш атка, 1417 эткә, 1250 мәчегә ясалды.


    - Күпчелек очракта кешеләрне билгеле җәнлек-җанварлар тешләвен әйттегез. Димәк сүз, нигездә ,этләр турында бара?


    - Әйе. Кешеләрне күп очракта үз этләре тешли. Аларны асрау кагыйдәләре сакланмаганда башкаларга да зыян салына. Предприятиеләр, автостоянкалардагы каравыл этләренең тешләү очраклары бар. Әйтик, ПАТП, РАЙПО базаларында, автовокзалдагы машиналар кую урынында, «Таттранссервис» җәмгыятендә шундый очраклар булды.


    - Бу авыруның төп чыганагы булып төлкеләр исәпләнеп килде, ул хәзер дә шулаймы?


    - Быел республикада зыян күрүчеләрнең 20 процентының кыргый җанварлар белән контактта булуы билгеле. Шуңа да иң әүвәл төлкеләр санын киметү һәм хуҗасыз җәнлекләрнең артуына юл куймаска кирәк. Бу нәүбәттән төзелгән махсус бригадалар тарафыннан, нигездә МППБиО көче белән июль башына барсы 574 хуҗасыз эт, 34 мәче, 36 төлке юк ителгән. Районда төлке атуга лицензия бирелгән 5 аучылар бригадасы эшли. Алар тарафыннан юк ителгән җанварларга район ветеринария оешмасы белгечләре актлаштыру үткәрә. Район хакимияте һәр төлке өчен 400 сум күләмендә компенсацияләү билгеләде.


    - Котыру чире кеше гомеренә куркыныч янаучы авыру, аны дәвалау да кыйммәткә төшәдер?


    - Сер түгел, соңгы 2 елда антирабик препаратларга, бигрәк тә иммуноглобулинга кытлык сизелә. Дөрес әйтәсез, алар бик кыйммәт. Узган ел антирабик вакциналарга 460.722 сум, иммуноглобулин алуга 452.097 сум акча тотылган. Быелның 6 аенда бу чыгымнар 138.896 сум һәм 322. 215 сум тәшкил итә. Антирабик иммуноглобулинның 5,0 мл.лы бер флаконы 3.863 сум. Бер олы кешегә ул 2-3 флакон кирәк.

    Котыру чиренә каршы вакцинация курсына 2300 сум тотыла. Шул рәвешле, тулаем дәвалану 10250дән алып 14000 сумга җитәргә мөмкин. Сүз дә юк, бу чиргә тарудан саклану күпкә отышлырак. Район җитәкчелеге профилактик эшчәнлекне ныклы контрольгә алды, бу нәүбәттән җирлегебездә киңкырлы чаралар алып барыла.


    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: