Азнакаево
  • Рус Тат
  • Быел Азнакайда кар 3 тапкырга күбрәк яуган

    Районыбыз синоптиклары әйтүенә караганда, соңгы атнадагы явым-төшем күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк булган. Бу көннәрдә Азнакай шәһәре, Мәнәвез, Яңа Юл микрорайоннары юлларын чистарту белән шөгыльләнүче "МППБиО" җәмгыяте үз карамагындагы 15 махсус техниканы иртәнге сәгать 3-4ләрдә үк рейска чыгара. Җәяүлеләр юлын чистарту өчен быел гына махсус...

    Районыбыз синоптиклары әйтүенә караганда, соңгы атнадагы явым-төшем күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк булган. Бу көннәрдә Азнакай шәһәре, Мәнәвез, Яңа Юл микрорайоннары юлларын чистарту белән шөгыльләнүче "МППБиО" җәмгыяте үз карамагындагы 15 махсус техниканы иртәнге сәгать 3-4ләрдә үк рейска чыгара. Җәяүлеләр юлын чистарту өчен быел гына махсус сатып алынган 4 кече механизация - кар аттыргыч та, үзләрен эшләү өчен уңайлы һәм җитештерүчән техника буларак танытты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: