Азнакаево
  • Рус Тат
  • Быел Азнакайда 31 янгын чыгу очрагы теркәлгән

    Статистика буенча Россиядә 45 минут саен янгын чыга, сәгать саен 1 кеше янып үлә, 20ләп кеше пешә. Ел саен илдә янгын нәтиҗәсендә 12 меңләп кеше үлә. Алда озын салкын көз һәм кыш көннәре. Кызганычка каршы, елның шушы фасылларында янгыннар күп чыга. Бу аңлашыла да, салкыннар башлануга, халык мич, электр җылыту...

    Статистика буенча Россиядә 45 минут саен янгын чыга, сәгать саен 1 кеше янып үлә, 20ләп кеше пешә. Ел саен илдә янгын нәтиҗәсендә 12 меңләп кеше үлә.

    Алда озын салкын көз һәм кыш көннәре. Кызганычка каршы, елның шушы фасылларында янгыннар күп чыга. Бу аңлашыла да, салкыннар башлануга, халык мич, электр җылыту приборларыннан файдалана башлый, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре еш бозыла, янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә күп вакытта аянычлы нәтиҗәләргә китерә.

    Өйдәге җылылык - бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Кышкы салкыннар вакытында җылынган вакытта үзегезне һәм якыннарыгызны янгыннардан сакларга теләсәгез, нинди киңәшләргә колак салырга кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга Азнакай районы буенча күзәтү бүлеге инспекторы Равил Хөсәенов җавап бирә.

    - Равил Илтөзәрович, бу чорда нинди кагыйдәләргә аеруча игътибар итәргә кирәк?

    - Дөрестән дә, көзге-кышкы чорга аяк басу белән күпләр торак йорталарда мичкә яга башлыйлар. Ләкин бик азлары гына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үти. Мичне бары тик өлкәннәр, аның ишеген ябып кына ягарга тиеш. Җылыту сезоны башлангач җылыту җайланмалары торышын тикшерү мөһим. Кирәк булган очракта сыларга, агартырга, төтен юллыкларын корымнан чистартырга кирәк; мичне һич кенә дә бензин, керосин һәм башка тиз янып китүчән сыеклыклар сибеп кабызырга ярамый - бу бик куркыныч. Ммичне артык кыздырырга, аңа терәтеп җиһазлар һәм башка янып китүчән әйберләр куярга, мич өстенә яки аның янына утын тезәргә, кием-салым һәм башка янып китүчән материалларны кибәргә эләргә ярамый. Төтен юлы - корылманың яна торган урынына тиеп тормаска тиеш. Мич авызы алдында 0,5 х 0,7 метрлы янмый торган материалда эшләнгән әйбер булу шарт.

    - Торакны өстәмә җылыту өчен электр белән җылыту җиһазларыннан файдаланучылар да юк түгел...

    - Бу очракта башта аларның төзеклегенә, куркынычсызлыгына инанырга кирәк. Җиһазларны һич кенә дә кабызган килеш калдырырга, тиз янып китүчән әйберләр һәм материаллар янәшәсендә урнаштырырга ярамый. Кабынган җылыту җиһазлары һәм заманча көнкүреш техникасы электр челтәрләрендә зур йөкләнеш тудыра һәм янгын чыгуга сәбәп була, чөнки бу вакытта электрүткәргечкә йөкләнеш артып, ул җылына, җылынып кына калмый, эри башлый. Кыска ялганыш барлыкка килеп, очкын чәчри. Чәчрәгән очкын тиз янучан предметларга төшеп, янгын чыга. Кайберәүләр иске электрүткәргечләрне тиешле белеме һәм осталыгы булмаган кешедән ремонтлатуны кулай күрәләр. Моның нәтиҗәсе бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Күпьеллык статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, кулдан ясалган җылыткычлыр да янгын чыгуда төп сәбәпчеләр булып торалар.

    - Янгынны сүндерүгә караганда, аны кисәтү күпкә җиңелрәк. Районда бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла?

    - Әлеге юнәлештә бүлек тарафыннан нәтиҗәле эш алып барыла. Куллануда булмаган биналарны, подвал, чормаларны һәрдаим контрольдә тотабыз. Әлбәттә, укучылар, балалар арасында аңлату эшләре алып бару да уңай нәтиҗә бирми калмый. Ел саен мәктәп укучылары арасында рәсемнәр бәйгесе оештырыла, аларны янгын частена экскурсияләргә чакырабыз, хәвефсезлек дәресләре алып барабыз. Шәхси секторда "Торак" операциясе даими уздырыла. Эчке эшләр, социаль бүлек хезмәткәрләре һәм башка структура белгечләре белән имин булмаган гаиләләр яшәүче йортларны тикшереп торабыз.

    Аеруча көз-кыш айлары җитү белән, янгын сүндерү машинасына йортларга якын килү кыенлаша. Бу йортлар кырына тезелгән машиналарга бәйле. Әлеге авырлыклар белән без көн саен диярлек очрашабыз. Керү юлларын ябып куйганчы, транспорт хуҗалары якыннары, күршеләренең иминлеге хакында уйласын иде. Янгын часте, күзәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар оештырылып тора, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

    Хөрмәтле район һәм шәһәр халкы! Салкын көз һәм кыш айларында янгын куркынычсызлыгы кайгыйдәләренә битараф булмасагыз иде.

    Торагыгызны өстәмә җылытканда сертификацияләнмәгән, стандарт булмаган электр белән җылыту җайланмаларыннан, газ плитәләреннән файдаланмагыз. Кемнең миче бар, алар аны артык кыздырырга кирәк түгеллеген аңларга тиешләр. Чөнки шуның аркасында, шулай ук мичләрдәге ярыклар янгын куркынычы тудыралар. Янгын килеп чыккан очракта, кичекмәстән, "101", яки "112" номерлары буенча янгын сагына шалтыратыгыз, бу хакта күршеләрегезгә хәбәр итегез.

    Сезнең иминлек үзегезнең кулда икәнлекне исегездә тотыгыз! Игътибарлы булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы нормаларын һәм таләпләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

    Таңсылу САНИЕВА

    Сүз уңаеннан

    6 октябрь көненә Азнакайда 31 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Аларның:

    13е - саксызлык, (8е - тәмәке тарту);

    3есе - мич кызу;

    3 есе - газ җиһазларын кулланган вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү;

    9ы - электр җиһазларының төзек булмавы;

    1се балаларның ут белән уйнау нәтиҗәсендә килеп чыккан һ.б.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: