Азнакаево
  • Рус Тат
  • Быел Азнакай юлларында 9 кешенең гомере өзелгән, 37се җәрәхәтләр алган

    Узган атна ахырында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы 7нче утырышы узды. Аны комиссия рәисе Расих Шәкүров алып барды. Әүвәл ул бүгенге көндәге хәл торышы белән таныштырды. Ел башыннан районыбыз биләмәсендә 32 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда 9 кеше һәлак булган, 37се төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры...

    Узган атна ахырында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы 7нче утырышы узды. Аны комиссия рәисе Расих Шәкүров алып барды. Әүвәл ул бүгенге көндәге хәл торышы белән таныштырды.


    Ел башыннан районыбыз биләмәсендә 32 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда 9 кеше һәлак булган, 37се төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юллардагы аварияләр санының кимүе күзәтелсә дә, тынычланырга нигез юк: аларда кеше гомерләре кыелу урынлы борчылу уята.

    Монда әлеге дә баягы эчүчелекнең зур роль уйнавын әйтергә кирәк. Расих Әхәт улы китергән мәгълүматларга караганда, руль артына исерек килеш утырган шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары 16,7 процентка арткан. Күпчелек аварияләрнең сәбәбе дә нәкъ менә кеше факторы белән бәйле. Ул халык белән профилактик эшчәнлекне арттыру кирәклеген ассызыклады. Бу нәүбәттән һәр структурага җитди бурычлар йөкләнде.


    Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр дә каралды. Әйтик, К.Насыйри урамында юл "полицайлары" түшәү кирәклеге турында газетага да хат килгән иде. Әмма аларны кая телисең - шунда, адым саен түшәү дә мөмкин хәл түгеллеге аңлатылды. Монда өстенлек балалар бакчалары һәм мәктәпләр булган урыннарга бирелә. Бер үк вакытта юл хәрәкәте билгеләрен яңарту, автопавильоннарны ремонтлау буенча җәйлектә алып барылган эшләр барланды, кул җитмәгән урыннарда бу чараны төгәлләү бурычы куелды.


    Утырышта катнашкан юл һәм коммуналь хезмәтләр оешмалары вәкилләре юлларны кышка әзерләү буенча үткәрелгән чаралар турында хисап тотты.
    Кышкылыкта шәһәр эчен чистартып торуга 20 берәмлек техника әзерләп куелган. Ком, башка реагентлар туплау бара.


    Көннәр суытуга, кар төшәргә дә күп калмый, бозлавык башланганчы юлларның торышын яхшыртып калу кирәк. Бу нәүбәттән башкарасы эшләр барланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: