Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бушлай социаль хезмәт алучылар артачак

    Быел 1 гыйнвардан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында" федераль закон көченә керде. Аның нинди яңалыклар алып килүе һәм ул районда ничек тормышка ашырылуы хакында без социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл үткәрдек. Элиза Мәрданшина, социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы: - Яңа законда халыкка социаль хезмәт...

    Быел 1 гыйнвардан "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында" федераль закон көченә керде. Аның нинди яңалыклар алып килүе һәм ул районда ничек тормышка ашырылуы хакында без социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл үткәрдек.
    Элиза Мәрданшина, социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы:
    - Яңа законда халыкка социаль хезмәт күрсәтүгә кагылышлы үзгәрешләр күп. Иске закон буенча яшәү минимумыннан кимрәк акчалата кереме булган гражданнар бушлай социаль хезмәтләр ала иде. Яңа законда бу чик бер ярым минималь хезмәт хакы итеп билгеләнгән. Димәк, бушлай социаль хезмәт алучылар саны артачак. Һәр мохтаҗ кешегә авыр тормыш хәлен җиңеләйтү өчен шәхси программа төзелә. Закон шулай ук социаль хезмәт күрсәтүчеләр базарын киңәйтә: хәзер мохтаҗларга ярдәмне дәүләт кенә түгел, ә коммерцияле булмаган һәм волонтерлык оешмалары да, шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә күрсәтә ала. Социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең һәм алучыларның бердәм реестры төзелү дә яңалык булып тора.
    Гөлназ Юнысова, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры:
    - Безнең үзәктә өйгә йөреп хезмәт күрсәтү; гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү, социаль-тернәкләндерү бүлекчәләре бар. Азнакай шәһәрендә 200гә якын, Актүбәдә 42гә якын, авылларда 140ка якын кешегә өйләренә барып хезмәт күрсәтәбез. Социаль хезмәткәрләр нигездә кибеттән товар алып кайта, өй җыештыра, документация белән йөри. Урында ятучылар өчен медицина ярдәме дә бар.
    Гөлфия Мөкъсинова, өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире:
    - Яңа закон көченә кергәч, социаль хезмәтләргә яңа тарифлар расланды. Узган ел уртача түләү 280 сум тирәсе булса, быелдан ул 890 сумнан артыграк тәшкил итте. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, чернобыльчеләргә һәм гомуми керемнәре 8563,50 сумнан кимрәк булган гражданнарга социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Элек социаль хезмәтләргә түләү бары тик пенсия күләменнән генә саналса, хәзер субсидия, ЕДВ, ташламалар да исәпкә алына.
    Лилия Хәлимова, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире:
    - Бүлекчәдә 66 социаль имин булмаган гаилә исәптә тора, аларда 140 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Яңа закон буенча социаль адаптациядә авырлык кичерүче баласы (шул исәптән опекада, попечительствода) булган гаиләләргә; гаилә эчендә конфликтлар булу сәбәпле (шул исәптән наркотик, алкогольгә, комарлы уеннарга бәйлелек, психик авыру аркасында) социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга; даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ инвалид бала тәрбияләүче гражданнарга бушлай социаль хезмәтләр күрсәтелә. Шулай ук яшәү өчен средстволары булмаган эшсез гражданнар да вакытлыча социаль хезмәткә дәгъва кыла ала.
    Рузилә Шакирова, социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгече:
    - Безнең бүлекчә тарафыннан хезмәт алу өчен гражданнар язмача гариза һәм тиешле документлар белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Шулар нигезендә шәхси программа төзелә. Хәзер ул 3 елга бирелә. Яңа закон буенча безнең бүлекчәдә социаль хезмәтләрне өлкән яшьтәге гражданнар һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар ала ала. Социаль хезмәтләр гадәттән тыш хәлләрдә, кораллы милләтара конфликтларда зыян күргән затларга, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр инвалидларына һәм ветераннарына, җан башына уртача кереме социаль хезмәт күрсәтү өчен республикада билгеләнгән күләмнән кимрәк яки аңа тиң булган гражданнарга бушлай һәм өлешчә түләп күрсәтелә. Яңа закон буенча социаль хезмәтләрне хәзер елга ике тапкыр алырга мөмкин. Өлешчә түләү тарифы да үзгәрде.
    Айгөл Галиева, "Ак Чишмә" тернәкләндерү үзәге директоры:
    - Безнең үзәк тә 1 гыйнвардан яңа закон буенча эшли. Беренчедән, үзәккә инвалидлар тарафыннан тапшырыла торган документлар исемлеге үзгәрде. Бу исемлеккә алда әйтеп үтелгән социаль хезмәтләр күрсәтү буенча шәхси программа керә. Тернәкләндерү курсын узганнан соң безнең белгечләр аңа башкарылган чаралар турында билге куя. Икенчедән, җан башына финанслау нормативы үзгәрде. Бушлай социаль хезмәтләр бары балигъ булмаганнарга һәм гадәттән тыш хәлләрдә, кораллы милләтара конфликтларда зыян күргән затларга, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, җан башына уртача кереме социаль хезмәт күрсәтү өчен республикада билгеләнгән күләмнән кимрәк яки аңа тиң булган гражданнарга гына күрсәтелә. Социаль-хезмәт, тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларның коммуникатив потенциалын арттыру кебек хезмәт төрләре өстәлде. Оешмада попечительләр Советы төзелде. Социаль хезмәтләр күрсәтүгә килешү формасы һәм гариза формасы үзгәрде. Быел беренче кварталда безнең үзәк 171 кешегә хезмәт күрсәтте, шуның 45е хезмәтләрне бушлай алды.
    Лениза Степанова, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгече:
    - Яңа закон буенча кертелгән яңалык - гражданнарга социаль хезмәтләр шәхси программа буенча күрсәтеләчәк. Аны 3 елга социаль яклау бүлегендә төзиләр. Социаль хезмәтләр ике арада төзелгән килешү нигезендә шәхси программаны хезмәт күрсәтүче оешмага тапшырганнан соң 1 тәүлек эчендә күрсәтелә.
    Газинур Газизов, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры:
    - Яңа закон кабул ителгәнгә 4 ай үтте. Шушы кыска вакыт эчендә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең бик зур эш башкаруын билгеләп үтәргә кирәк. Яңа закон безнең алга яңа бурычлар куя һәм мәсьәләләрне яңача хәл итәргә мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: