Азнакаево
  • Рус Тат
  • Булганыңа рәхмәтле булсаң бәхетле булырсың

    Иртә белән йокыдан торып, тәрәзәдән шәһәргә күз салсаң, кешелек дөньясында зур кырмыска оясындагы кебек хәрәкәт бара... Кемдер тукталышта автобус көтә, кемдер төнге сменадан өенә кайта. Балалар зур букчаларын асып мәктәпкә баралар. Һәркем хәрәкәттә, һәркем каядыр ашыга. Чыннан да безнең бөтен тормышыбыз ашыгуга корылган: һәркем каядыр бара, нәрсәгәдер ашкына. Барган юнәлешләре,...

    Иртә белән йокыдан торып, тәрәзәдән шәһәргә күз салсаң, кешелек дөньясында зур кырмыска оясындагы кебек хәрәкәт бара... Кемдер тукталышта автобус көтә, кемдер төнге сменадан өенә кайта. Балалар зур букчаларын асып мәктәпкә баралар. Һәркем хәрәкәттә, һәркем каядыр ашыга. Чыннан да безнең бөтен тормышыбыз ашыгуга корылган: һәркем каядыр бара, нәрсәгәдер ашкына. Барган юнәлешләре, йөрү тизлекләре ничек кенә төрле булмасын, һәрберсенең максаты бер. Картның да, яшьнең дә, байның да, фәкыйрьнең дә, ирнең дә хатын-кызның да, авыруның да сихәт иясенең дә, дөньяда бәхетле буласы, имин тормыш кичерәсе килә.
    Максатлары бер кебек, ләкин эзләү юллары бик төрле. Һәр эзләгән табамы? Гомере дәверендә ашкынган максатларына ирешә аламы? Кызганыч, ләкин бу сорауга җавапны табу авыр түгел.
    Кечкенә сабый аягына басып, беренче адымын ясый. Бакчага йөри, дистә елын мәктәп партасы артында үткәрә, институтка керә, эшкә урнаша, гаилә кора, балалар үстерә... Күпме мәшәкатьләр кичерә, күпме үрләрне яулый. Барысы да шушы максатка ирешү өчен...
    Ни сәбәпле, күпчелек бөтен гомерен, бар көчен биреп тә, максатына ирешә алмый? Әллә ул "бәхет" төшенчәсен аңлап бетермиме, әллә аны дөрес җирдән эзләмиме?
    Җирдә яшәгән һәркемнең тормышында маягы бар. Ул маякны кеше үзе сайлый һәм маяксыз кеше булмый. Ул юнәлешне күрсәтә, максатка ирешү-ирешмәү дә нәкъ шул маяктан тора.
    Күп кенә кешеләр тормышта үзләренең акылына таянырга тырышалар. Моны беренче маяк дип атыйк. Икенче бер төркем үз тормышын бер төрле агымга куеп, ни рәвешле тормыш итүе хакында артык уйланырга ашыкмыйлар. Андыйларның маягы - нәфес, шәһвәт, гади итеп әйткәндә "Мин" дип атала. Ягъни, һәр кешенең эчендә үз "мин"е утыра, "Мин" кайда кушса - шунда бара. Әлбәттә, ике маяк бер-берсенә каршы килә, чөнки бер казанга ике баш сыймый. Ни кызганыч, бу очракта без күпме җан ияләреннән кешене өстен кылучы зирәк акылның "Мин"гә каршы килә алмавын күрәбез. Чөнки бик күпләр сайлаган тормыш юлларында бераз туктап, артларына борылып акыллары белән фикерләп карасалар, дөрес юлда түгеллекләрен аңларлар иде. Ләкин "Мин" артка каратмый, акылны фикерләтми... "Акыл да тик ятмый, гел уйлый бит," - диярсез? Акыл уйлый, ләкин "генераль директорны" үтә алмый. Маяк бәхет юлын күрсәтә, "әнә ул, теге тау башында" - дип, акыл исә "ничек ул тауга менәргә микән" - дип фикер йөртә. Ләкин тауның шунысына менәргәме яки менү кирәкме соң? - дигән сораулар туа алмый. Шулай итеп "Мин" каршында хәтта акыл да көчсез кала.
    Күпләрнең маягы булган "Мин" янына икенче бер маякны куйыйк: "Дин". Әйе, Аллаһ Тәгалә үзенең бәндәләренә бәхетле булу өчен ныклы бер маяк ­- дин бирде. Дин - ул маяк, һәм бердәнбер "Мин"гә каршы торырлык кодрәт. Йөз кешенең туксан бише Аллаһының барлыгына инана кебек, акрынлап нигъмәтләрен дә танырга тырыша. Ләкин кеше нәрсә эшли, Аллаһының бар нигъмәтләрен дә колачы җиткәнчә ала, берсеннән дә баш тартмый, тормыш маягына килгәндә: "Раббым, шөкер Сиңа, нигъмәтләрең өчен, ләкин, мин үземчә яшим, ничек яхшырак яшисен үзем беләм", - дип, һаман "Мин"нең астыннан чыга алмый. Аллаһының динен тотсаң малың кимер... Тормышыңның яме калмас... Дусларың ташлар... Эшеңнән куарлар... һ.б...
    Адәм баласының "мин"е күрсәткән юл белән бервакыт та бәхетле буласы юк. Шушы агымнан тукталып, үткәннәргә күз салсак, бераз фикер йөртеп карасак, күбебезнең бу тормышы сахрада адашкан бер кешене хәтерләтә. Ризыгы юк, суы беткән, кояш һич кызганмый яндыра, юлчы, тәмам хәлсезләнеп, инде тәмам шуышып бара... Аңа бер йотым судан башка һичнәрсә кирәкми. Кинәт чүл уртасында бер сулык күренә. Бар көче белән шунда юнәлә. Көч-хәл белән килеп җитсә, су юк, мираж-рәшә... Әмма су ерактарак күренә. Янә китә, барып җитә, ләкин анда да ком, су тагы да ерак икән. Шулай итеп, су эзләп бичара һәлак була... Күпме кешеләр "Мин"нәре күрсәткән "суларны" эзләп, күпме авырлыкларны җиңәләр, күпме үрләрне яулыйлар, "килеп җитәм, бәхетемне табам", - дип өметләнәләр, ләкин бәхет бу тауда түгел икән... Ләкин "мин" кайгырырга вакыт бирми: "Борчылма, әнә бит тагын бер тау, анда бәхетне күрмисеңмени, тизрәк, ашык шунда", - ди. Шул таулар арасында күпме кешеләр максатларын таба алмый һәлак була.
    Элек-электән, кешеләр бәхетне нәрсәне дә булса арттыруда табарга тырышканнар. Җир өстенә килгән илчеләр халыкларны шушы яман авырудан һәрдаим кисәтеп торганнар. Пәйгамбәребез: "Сезнең өчен фәкыйрьлектән курыкмыйм, ләкин бар курыкканым арттыру белән мавыгуыгыз", - дигән (Сахих хәдис).
    Арттыра кеше, һич туктый алмый. Йортын күтәрсә - болытка җитсен, машина алса андый һичкемдә булмасын. Бу бәхетне безгә "Мин" вәгъдә итә, ләкин пәйгамбәребез моның ялган бәхет икәнен әйтә. "Кешенең байлык һәм шөһрәткә булган хирыслыгының дине-иманы өчен зарары, сарыклар янына җибәрелгән ач бүреләрдән дә куркыныч" (Сахих хәдис).
    Байлык чире. Ислам дине бай булуны тыймый, ләкин тормыш рәвеше байлык туплау булырга тиеш түгел. Акчаның урыны кесәдә, иманныкы - йөрәктә. Кайвакыт кешенең акчасы кесәсенә дә керергә өлгерми, туры йөрәгенә үрмәли. Байлык төсе аның өчен иң күркәм, акча тавышы иң моңлы, мөлкәт аны исерткән, күңеленә зур бик салган. Аллаһыга иманы булмаган кеше ул исереклектән һич котыла алмый. Пәйгамбәребез: "Һәр өммәтнең алдана торган нәрсәсе бар, бу өммәтнең алдануы - байлыктадыр", - диде (Сахих). Күпмеләр шушы нәрсә белән алданалар. Җир өстендә күпме кан коела, күпме дуслар дошман була, туганлык җепләре өзелә... Пәйгамбәребез: "Сезгә кадәр яшәгән кешеләрне алтын һәм көмеш акчалар гына һәлак итте, алар сезне дә юк итәләр", - диде (Сахих).
    Әй, газиз кардәшем, байлык туплап кына бәхетне табармын дип ялгышма, күпләр аны тапты инде, ләкин бәхет алардан тагын да ерак китте. Андыйларга Җир шарының яртысын кисеп бирсәң, иң беренче соравы: "Ә икенче яртысы кемгә?" - булыр иде.
    Күпмеләр гомер буе кеше өчен байлык җыя? Җыйганнарын да кеше өчен саклый. Гомере буе мал җыеп, зур дәрәҗәләргә ирешкән бер абзыйны яшьтәше намазга дәшә, ул исә: "Ярый ла син кызларыңны кияүгә бирдең, минем улымны өйләндерәсем, аңа йорт күтәрәсем бар", - дип чираттагы аклануын таба. Күп тә үтми, газиз улына нәрсәдер ясап йөргәндә абзыйга әҗәл фәрештәсе килә. Атаны өчәүләп озаталар - байлыгы, гаиләсе һәм гамәле. Байлыгы һәм гаиләсе кире кайта, гамәле үзе белән кала, ләкин... Исән вакытта шулар өчен изге гамәлен кылырга вакыт тапмады, нәтиҗәдә шул гамәлсезлеге белән кечкенә йортында ялгызы калды. Башкалар байлыгында йөзә, ул кабердә аның өчен җавап тота.
    Булган малың бәрәкәтле булсын. Кесәң калынайган саен, күңелең тараймасын. Мөлкәте киң бай түгел, күңеле киң байдыр. Күңел канәгатьлеге, җан тынычлыгы. Бу нәрсәләрне бөтен дөньяның мөлкәтенә дә сатып ала алмыйсың. Бар галәмгә бәхет-сәгадәт юлын яктыртып торучы маяктан ерагаеп, кешелек бәхет дигән нәрсәне бервакытта да тапмас. Бәхет - киелеп тузган киемдә, ашалып нәҗескә әйләнгән тәм-томда түгел. Бәхет - Раббыңның хак юлында изгелек кылып, дөньяда җан тынычлыгын табып, ахирәттә булачак мәңгелек бәхеткә ирешүдә.
    Тормыш юлларын Аллаһы биргән маяк белән алып баручыларга бәхет-сәгадәтне Аллаһ Үзе вәгъдә итә: "Ә кем, Мин күрсәткән туры юлга иярсә, ул һич адашмас һәм бәхетсез булмас. Кем Мин биргән юлдан йөз чөерсә, аны тар тереклек, авыр тормыш көтә..." (Таһә сүрәсе, 123,124нче аятьләр)
    Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: