Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бораулаучы - көчле рухлылар һөнәре

    Бу көннәрдә республикабыз нефтьчеләре мөһим вакыйга - Татарстан җирендә нефть ятмалары үзләштерелә башлауның җиде дистә еллыгын билгеләп үтә. Шушы вакыт эчендә 3 миллиард тоннадан артык кара алтын табылды. Бу уңышларда миллионлаган метр тау-таш токымнары бораулап үткән, шуның белән җир асты хәзинәсенә юл ярган, нефть чыгаручыларга меңәрләгән скважина төзеп биргән Азнакай...

    Бу көннәрдә республикабыз нефтьчеләре мөһим вакыйга - Татарстан җирендә нефть ятмалары үзләштерелә башлауның җиде дистә еллыгын билгеләп үтә. Шушы вакыт эчендә 3 миллиард тоннадан артык кара алтын табылды. Бу уңышларда миллионлаган метр тау-таш токымнары бораулап үткән, шуның белән җир асты хәзинәсенә юл ярган, нефть чыгаручыларга меңәрләгән скважина төзеп биргән Азнакай бораулаучылары өлешенең дә шактый зур булуы бәхәссез.

    Бәйрәм уңаеннан газета журналисты "Татбурнефть" идарә итү компаниясенең "Бурение" ҖЧҖнә караган Азнакай бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Олег Старов белән очрашты.

    -Олег Евгеньевич, әңгәмәбезне тарихи үткәннән - Азнакай җирендә беренче скважиналарны төзегән, үзләренең рекордлары белән бөтен Советлар Союзын шаулаткан, республиканы, районны данлаган ветеран-буровикларны искә алудан башлыйк әле?

    -Азнакай төбәгендә нефть ятмаларын эзләү буенча беренче разведка скважиналарын бораулау узган гасырның 40 нчы еллары азагында ук башлана. Ә берничә елдан -1951 елның августында, безнең предприятиегә нигез салына.

    Әйтергә кирәк, буровик һөнәре кебек авыр да, тынгысыз да вазифаны фәкать үз эшләренә бирелгән көчле рухлылар гына башкара ала. Ә инде бер тапкыр җитди сынау һәм сыналу узганнар аңа бөтен хезмәт юлын багышлый. Саный китсәң, андыйлар исемлеге бик озынга сузылыр иде. Шулай да Социалистик Хезмәт Геройлары - бораулау мастерлары Мөгаллим Гыймазов, Михаил Гринь, вышка төзүчеләр бригадиры Гәрәй Баһманов, Ленин ордены кавалерлары Газыйм Гайфуллин, Василий Ермаков, Спиридон Рябченко, Сәитмөхәммәт Сәлимгәрәев, Рәис Фәсиев, Мөхәммәтзакир Шакиров, Матвей Гринь, Василий Шинкин исемнәрен күрсәтмичә калып булмый. Азнакай бораулаучылары аларны һаман да горурлык хисе белән искә ала. Ветераннар эстафетасын бүген инде бораулау мастерлары Рәшит Хәкимов, Сергей Вшивцев, Шамил Гатин һәм башкалар лаеклы дәвам итә.

    -Республиканың кара алтын чыганагы булган көньяк-көнчыгыш регионында катламнарның нефть бирүчәнлеге сизелерлек кимеде. Аны чыгару күләмен саклап калу өчен нинди ысуллар һәм чаралар кулланасыз?

    -Моңа бары тик бораулау, скважиналар төзү технологияләрен даими яңарту, камилләштерү юлы белән генә ирешеп була. Бездә девон ятмаларына авыш (горизонталь) скважиналар бораулау алымы киң кулланыла. Әйтик, соңгы вакытта гына да "Азнакайнефть" идарәсе өчен паший горизонтының "а" катламына бер скважина төзедек. "Татнефть" компанисендә беренчеләрдән булып, катлаулы тау-геология шартларында кынов горизонтын, "Мультибур" гелий-эмульсия эремәсе кулланып, 75 градуслы почмак белән тишеп үттек һәм, 168 миллиметрлы колонна торбасы төшердек. Әлеге технология катлаулы катламнардагы нефть запасларына юл ачуда өстәмә мөмкинлекләр ачты.

    Нефть чыгару күләмен саклап калу максатында без тармак практикасының иң яңа казанышларын, шул исәптән үзебезнең белгечләр эшләгән уйлап табу тәкъдимнәрен дә файдаланабыз. Шуларның берсе булган скважиналарны баскычлап цементлау муфтасын куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.

    -Сүзне девонга беренче юл яручылардан башлаган идек, бүгенге ветераннар белән тәмамлыйк та. Хәзерге вакытта предприятиедә алар ничә һәм бәйрәм кадер-хөрмәтләреннән алар читтә калмыймы?

    -Бездә, элекке Минзәлә разведка бораулавы идарәсенең 254 кешесен дә кертеп, 762 ветеран бар. Аларның һәрберсенә азык-төлек җыелмасы, ничә ел эшләүләренә карап, акчалата бүләк биреләчәк. Аеруча хезмәт күрсәткәннәрнең бер төркемен шушы арада борынгы Болгар шәһәренә экскурсиягә алып барырга җыенабыз.

    Форсаттан файдаланып, кичәге һәм бүгенге буровикларны истәлекле бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Уңышлар юлдаш булсын!

    Әңгәмәдәш - Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: