Реклама
Россиянең Төп законына чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы пункт өстәләчәк.
«Без рус телле диаспораларның потенциалы бетүен аңларга тиеш. Кешеләрнең безнең территориягә күпләп килүе икеле. Бүгенге чынбарлык шундый ки, без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш», — диде галим «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиягә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерергә, аларның ил икътисады, мәдәнияте һәм башка өлкәләренә өлеш кертәчәгенә ышанырга кирәк.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз