Азнакаево
  • Рус Тат
  • Битараф булсаң, чир җиңә

    Соңгы бер атна эчендә генә дә республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 31342 очрагы теркәлгән, шуларның 57се - А( H1N1) 2009 гриппы. Казанда аның белән 19, Чаллыда 21, күрше Мөслим, Сарман районнарында - 1әр, Бөгелмәдә - 2, Әлмәт районында 3 кеше авырган. Шөкер, әлегә безнең районда дуңгыз гриппы очраклары теркәлмәсә дә,...

    Соңгы бер атна эчендә генә дә республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 31342 очрагы теркәлгән, шуларның 57се - А( H1N1) 2009 гриппы. Казанда аның белән 19, Чаллыда 21, күрше Мөслим, Сарман районнарында - 1әр, Бөгелмәдә - 2, Әлмәт районында 3 кеше авырган. Шөкер, әлегә безнең районда дуңгыз гриппы очраклары теркәлмәсә дә, салкын тиеп авыручылар арта бара. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвен сорап, Роспотребнадзорның районара идарәсе баш белгеч-эксперты Линера Габделхакова мөрәҗәгать иттек.

    -Линера Тәлгатовна, грипп белән инде тәмам куркытып бетерделәр, ә бездә бүгенге хәл торышы ничек?

    -Аның бездә әлегә бер генә очрагы да теркәлмәде. Ә инде ОРВИ белән авырулар быелның 11 гыйнварыннан теркәлә башлап, ай дәвамында чирләүчеләр саны 121гә җитте. Февральнең беренче атнасында кискен вируслы инфекцияләрнең 161 очрагы теркәлде. 36 кеше район үзәк сырхауханәсенә салынды. Бу инде ОРВИ авыруларының бездә дә ныклап торып баш калкытуы хакында сөйли, әмма ул әлегә эпидемиягә үк барып җитмәде.

    -Йогышлы вирус тагын да җәелеп китмәсен өчен районда нинди чаралар күрелә?

    -Әлбәттә, монда инде иң беренче чиратта балалар учреждениеләрен (аларга йөрүчеләрнең 20 проценты һәм аннан күбрәге авырган очракта) вакытлыча тулысынча яки өлешчә ябып тору, массакүләм чаралар үткәрүне туктату хаҗәтлеге килеп баса. Район башкарма комитеты җитәкчесе үткәргән киңәшмәдә әнә шул хакта сүз алып барылды. 5 февральдән районда 3 көнгә 2 балалар бакчасы ("Әллүки", Җиңү бистәсендә "Солнышко"), Сарлы мәктәбе, шәһәрнең 2нче мәктәбендә 3 класс ябылды.

    -Авыру йоктырудан саклану өчен газета укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?

    -Һава торышына карап киенегез. Саф һавада күбрәк йөрергә тырышыгыз. Кирәгенчә тукланганда, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашаганда, аларның суларын эчкәндә организм тагын да ныгый. Витаминнар, чирдән саклану препаратлары да артык булмас, чөнки инфекция битарафлыкны тиз җиңә. Тиешенчә йоклау, физик күнегүләр ясау файдалы. Кулларны еш юып торырга кирәк. Бу чорда чисталык саклау аеруча мөһим, шуңа да биналарны ешрак җилләтегез, юып торыгыз. Ә инде иң әйтәсе килгәне: авырган килеш эшкә, укырга йөрмәгез. Бу сезнең үзегезнең сихәтлек өчен генә түгел, башкаларга да зыян гына салачак. Чирнең беренче билгеләрен тою белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: