Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бирючевкада 7 милләт - бөтенесе бер гаилә булып яши

    Азнакай районы Бирючевка авылының тату халкы Җиңү һәйкәле янында 9 майны каршылый Сезнең, җәмәгать, кышкы бер көндә Бирючевка якларына барып чыкканыгыз, янәшәсендә сыенган тауларның Кавказ кыяларын хәтерләтеп горур гына утырганына, тирә-юньне урап алган урманының ак бәскә төренеп тын калган мәленә сокланып карап торганыгыз бармы? Хәер, бу якларның серлелеге аның риваятьләренә...

    Азнакай районы Бирючевка авылының тату халкы Җиңү һәйкәле янында 9 майны каршылый

    Сезнең, җәмәгать, кышкы бер көндә Бирючевка якларына барып чыкканыгыз, янәшәсендә сыенган тауларның Кавказ кыяларын хәтерләтеп горур гына утырганына, тирә-юньне урап алган урманының ак бәскә төренеп тын калган мәленә сокланып карап торганыгыз бармы? Хәер, бу якларның серлелеге аның риваятьләренә дә салынган. Ә алар берсеннән-берсе кызыклы...

    Риваятьләрнең берсенә караганда, бу урындагы урман аланында кайчандыр бер бик сәер ир-ат яши, халык өнендәге ялгыз бүрегә охшатып, аны бирюк (борынгы "бүре" сүзе) дип йөрткән.

    Аучылык белән көн иткән Бирюк берчак гөмбә җыйган кызларга тап булып берсенә баштан-аяк гашыйк була һәм бай йортыннан озак та үтми аны урлап та китә. "Хуҗа" ялчылары ишек каккач, үзенең "башы бетү"дән түгел, ә сөйгәненнән мәхрүм калудан куркып, Бирюк Ходайдан ярдәм сорый һәм: "Хәмерле чишмәгә алып бар, шунда котылырсың", - дигән тавыш ишетә. Чишмә суын каруланып эчеп җан биргән җәлладчылардан котылгач, кызга өзелеп сөюен җиткерә.

    Ә тегесе челтерәп көлә: "Син Бирюк түгел, ә биречәвем минем, байга сатып җибәргәнче яшәгән туган җиремдә елкылдап торган яшь үгезләрне шулай атыйлар иде...". Риваятьне ахырынача сөйләп тормыйм, Биречәүнең борын-борыннан гашыйклар җире булуын төшендек инде. Шул ук нәсел-нәсәптән килгән мал-туар асрауга хирыслык та сакланган монда. Ул кул эшенә осталыкны әйтәсеңме, җыр-моңга... Бирючевка авыл биләмәсенең узган елгы эшчәнлеккә хисап тоту, әле генә аяк басканына куелган планнарга багышланган җыелышында болар барсы да чагылыш тапты.

    Бер-беренең мәхәббәт, таянычын, күңел җылысын тоеп озак еллар тату гомер кичергән гаиләләрне тәбрикләүдән башланды ул. Алар шактый булып чыкты. Бирюк салган мәхәббәт орлыклары әнә нинди зур агач булып үскән, тамырлар ныклыгын дәлилләп узган ел өч сабый дөньяга аваз салган. Биләмәдәге 397 кешенең 246сы эшкә сәләтле яшьтәгеләр, 86сы - үсеп килүче буын. Димәк, авыл әле яши, аның киләчәгенә өмет бар.

    Татарлар (330), руслар (115), марилар, башкортлар, мордвалар, әзербәйҗанлылар, белоруслар бөтенесе бер гаилә булып, тату гомер итәләр. 111 шәхси хуҗалыклы Бирючевкадан тыш биләмәгә Түбән Соколка һәм Баланлы авыллары да керә. Аларында кышын 5 һәм 9 йорттан төтен чыкса, җәен туган якның табигать хозурына кайтучылар саны бермә-бер арта.

    Биләмә җирлегендә яшәүчеләргә медицина, элемтә, сәүдә хезмәте, белем һәм тәрбия алу, күңел ачу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Социаль объектларда ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Азнакай белән икеарада автобус йөри. Түбән Соколкага юл ремонтланган, ә менә Баланлы белән икеарадагысына вакташ җәю сорала. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен "Соз-Агро" тарафыннан бәрәңге урыннары бүлеп бирелгән.

    Су белән тәэмин ителеш әлегә тулысы белән хәл ителмәгән. Эшчәнлеккә хисап тоткан биләмә башлыгы Мингиза Нуриева да, проблеманы күтәреп чыккан Гомәр ага да әлеге мәсьәләдә фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. "Сельхозжилсервис" белән берлектә бу юнәлештә эш алып барыла, шәт, биречәүлеләр быелдан суга тиенерләр, дип өметләник.

    Шәхси ихаталарда 132 баш мөгезле эре терлек асрала, 60ы - савым сыер. 4, аннан күбрәк сыер асраучыларга район җитәкчелеге саву аппаратлары бүләк иткән. Карпеевлар, Дәүләтшиннар гаиләләре махсус программа нигезендә субсидия алып терлек үрчетүгә керешкән.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Бирючевка җирлегендә яшәүчеләрнең авылны үстерү буенча район, республика программаларында актив катнашып килүен ассызыклады. Азнакай районының ашлык җитештерүдә республикада алдынгылыкны алуында, сүз дә юк, "Союз-Агро"ның да зур өлеше кергән. Инвестор тарафыннан мегаферма төзелеп, аның биредәге авыл халкына эш урыннары булдырылачагына да тукталды ул.

    "Татнефть" ААҖнең җирлекне төзекләндерү, авыл хуҗалыгын үстерүдә күрсәткән матди ярдәмен бәян итте. Гомумән, авылны яшәтү, халыкның тормыш-яшәешен яхшырту юнәлешендә инвесторлар, район җитәкчелеге тарафыннан да максатчан эш алып барыла, әлбәттә, әле башкарасылары да шактый.

    "Союз-Агро"дан катнашкан вәкил Әзһәр Гыйлаев Бирючевка бүлегенең бүгенге көн сулышын яктыртты. Терлек азыгы ел ярымлык тупланган, бөртеклеләрдән уртача 24 центнерга якын уңыш чыккан, кышкылыкта һәр сыердан көнлек савым 16,7 килограмм тәшкил итә. Хуҗалыкта хезмәт куйган һәркемгә мал-туар асрауда ярдәм күрсәтелә. Әлбәттә, тормыш булгач, барсы да ал да гөл генә бармый, хәл итәсе проблемалар да күп. Очрашуда алар хакында да җитди сөйләшү барды.

    ... Биречәүдән чыгып киткәндә аңа сыенып утырган кояш нурында сәйләндәй ялтыраган бәсле урманга күз атам. Агач ешлыгындагы аланнан Бирюк белән зәңгәр күзле сөйгәне кул болгап озатып калалар төсле...

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: