Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әбиле бәхетле елларым

Хәтирә әбиемнең истәлегенә багышлыйм

Минем әбием ишле гаиләдә туып үскән. Үткен, тырыш, батыр була ул. Бабама кияүгә чыгып, икенче килен булып килә алар гаиләсенә. Бик тату торалар, кайнанасы да яхшы була. Кызлары (минем әни) туа. Шулай матур гына яшәп ятканда каһәр суккан сугыш башлана. Ирләр икесе дә беренче көннәрдән үк фронтка китә. Өйдә карт кайнана, ике килен, ике бәләкәй бала кала. Бабай киткәч, әби тагын бәби көткәнен белә. Авыр, кайгылы көннәр башлана, бабайларның икесеннән дә хәбәр булмый. Әби бер көн дә калмыйча эшкә йөри. Икенче баласы да кыз булып туа. Карт кайнанага яңа туган баласын калдырып, әби эшкә чыга. Шулай бервакыт, балаларга өс киемнәре алырга акчасы булыр дип, әби сөт ризыкларын җыйнаштырып, шәһәргә юл тота. Анда мошенниклар кулына эләгеп, көчкә исән-сау котыла. Өйгә кайткач, барыбыз бергә кочаклашып елаштык дип сөйли иде әби. Сугыш бетә, бабай да, абыйсы да кайтмыйлар. Балалар үсә төшә. Шунда алар килендәше (әниләр дә, без дә аны хөрмәт итеп "дәү әни" диеп йөрдек) белән уйлашып, аны башка чыгарырга булалар. Җыелышып дәү әнигә йорт алалар. Әби кайнана һәм балалар белән төп йортта кала. Йорт иске, бәләкәй була. Әби көн-төн эшли. Бабайның үлгән хәбәре килмәгәч, исәндер дип көтә. Кызларына аның турында искә төшереп, җае чыкканда сөйләп тора, олы кызы әтисен хәтерләми, ә бәләкәе белми. Әби күп итеп мал асрый, әзрәк аякка баса башлагач, йортын яңартырга ниятли. Осталарга ашарга пешерергә өлгермәгәч, сәгатьнең телен артка күчерә идем дип сөйли иде. Мал асрасаң да, ул вакытта йомыркасын, йонын, итен, сөтен хөкүмәткә тапшырырга кирәк булган, шуңа күрә авыз тутырып ашый алмаганнар үз ризыкларын. Сепарат авылда бер җирдә генә булган. Шунда балаларга ипигә генә

ягып бирә торган булганнар каймакны. Заемнар күп булган ул елларны. Шулай бервакыт сугыштан соң, әби дуңгыз фермасында эшләгәндә, балалар ерактан ук: “Әни, әни!” - диеп кычкырып, бар көчләренә фермага чабып киләләр ди. Бөтен эшчеләр дә туктап, әллә әтиләре кайттымы икән дип, тын калганнар. Балалар килеп җитәләр дә: “Әни, син заем отсак, безгә прәннек алып бирәм дигән идең, Новиков абый караган, оттыгыз диде, әйдә алып бир”, - дип килгәннәр. Шул көнне алар туйганчы прәннек ашыйлар.

Гомер уза тора, кайнананы кадерләп ахыргы юлга озата, өйдә күз-колак булып торыр дип, әби әнисен үзенә алып кайта. Кызлар үсеп җитә. Бәләкәй кызы җылы якларга туганнары янына чыгып китә. Олы кызы (минем әни) авылда эшләп кала. Әнине кияүгә бирә. Әтиләрнең йортта әле дүрт сеңлесе була, шуңа күрә әби аларны үзе янына яшәргә чакыра. Йортка өстәп, яңа йорт салалар. Әби инде бу вакытта безне, оныкларын, тәрбияләүгә бар көчен бирә башлый. Әби безгә әкиятләр сөйли, тәртипкә, чисталыкка өйрәтә иде. Мәктәптә укый башлагач, безне һәр көнне җылы аш белән сыйлап җибәреп, каршы алды. Әби шундый авыр тормыш юлы үтсә дә, бик шаян иде. Безгә гәҗиттән төрле кызык хәлләр турында "укый" иде. Ә ул бит укый, яза белми иде. Башыннан үзе чыгарып, ничек шулай булдыра алган икән дип уйлыйм хәзер. Без аны гел сугыш чоры турында сөйләтә идек. Бәетләрне җырга салып җырлый иде. Яңа елда һәр ел саен чыршы куялар иде безгә. Һәр елны күрше балаларын җыеп, әби Кыш бабай булып киенеп, безне җырлатып, биетеп конфетлар тарата иде. Ә ахырдан һәрберебезгә, үзе гәҗиттән ясаган пакетка тутырылган бүләкләр тарарта иде. Без иң бәхетле балалар булып үскәнбез, әби һәрвакыт безнең белән иде. Әле хәтерлим, башлангыч сыйныфларда укыганда әниләр өйдә булмаганда ул безгә арифметикадан да булыша иде бармаклары белән санап. Үсә төшкәч, безне әби Казанга алып барып, шәһәр күрсәтте. Барысы өчен дә әбиебезгә бик рәхмәтле

булдык. Исән чагында кунакка беребез дә күчтәнәчсез, бүләксез кайтмадык.

Әбиебез сугыш елларында тырыш хезмәте өчен күп медальләр, грамоталар белән бүләкләнгән, тыл ветераны, гомер буе бабама тугрылыклы булып калды.

Аның картлыгы да бик бәхетле булды. Түр башында кадер-хөрмәттә, намазын, догаларын укып утырды. Әти аны күтәреп мунчага йөртте. Авыл халкы да аңа хәерен китереп торды. Инде йөри алмый башлагач та, аны килеп мәет янына алып китәләр иде. Ахыргы елларда аның күзләре күрмәде. Ул ахырга кадәр намазын, догалар укып, безгә яхшылык кына теләп яшәде. Әбиемнең урыны оҗмахның түрендәдер, иншалла.

Илсөяр

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев