Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бибигөл апа кыйссасы

    Бибигөл апаның кызы Альбина белән сөйләшер сүзе бетми... Олы юлдан Туйкәгә борылып, берничә хуҗалыкны узганнан соң, алмагачлар уртасында кукраеп утыручы төзек-матур йортка тап буласың. Биредә "Почет Билгесе" ордены, "Хезмәттәге батырлык өчен", "В.И.Ленинның тууына 100 ел хөрмәтенә" медальләре, IX-X бишьеллык ударнигы, социалистик ярышта җиңүче билгеләре белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, заманында даны...

    Бибигөл апаның кызы Альбина белән сөйләшер сүзе бетми...

    Олы юлдан Туйкәгә борылып, берничә хуҗалыкны узганнан соң, алмагачлар уртасында кукраеп утыручы төзек-матур йортка тап буласың. Биредә "Почет Билгесе" ордены, "Хезмәттәге батырлык өчен", "В.И.Ленинның тууына 100 ел хөрмәтенә" медальләре, IX-X бишьеллык ударнигы, социалистик ярышта җиңүче билгеләре белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, заманында даны колхоз, район офыкларына гына сыеша алмыйча, республика күләмендә аһәң тапкан танылган савымчы, авылның хөрмәтле кешеләреннән берсе - Бибигөл апа Гыйльмуллина яши. Ачык йөзле, сүзгә юмарт бу ханым белән аның тормыш юлының узган елларын барлап утырабыз.

    ... Мөхәммәтвафа абзый белән Сания апа гаиләсендә 1937 елда дөньяга килә ул. Тагын өч елдан сеңлесе Сәрия туа. Сугыш еллары кечкенә кыз хәтерендә ачлы-туклы тормыш, әти-әнисенең бер караңгыдын икенчесенә кадәр колхоз эшендә югалуы, көннәр буена сеңлесе белән ялгыз утырулары белән калган. Аннан соң мәктәп еллары...

    - Ул заманда югары сыйныфларда белем алу түләүле иде, - дип искә ала Бибигөл апа. - Туйкә җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, алга таба бик укыйсым килсә дә, колхоздагы хезмәт көне "таягы" исәбенә тартып-сузып тормыш алып барган, кырыкмаса-кырык төрле натуралата салымын, акча заемын түләргә мәҗбүр ителгән әти-әниемнең мөмкинлеге булмады. Өстәвенә, колхозда эшче көчләр җитешми. Ир-атларның күбесе сугышта ятып калды. Кайтканнарының да күбесе гарип-горәбә. Кул арасына керердәй һәр кешенең исәптә чагы. Ундүрт кенә яшь булгангадыр инде, мине дуңгызлар карарга билгеләделәр. Тагын өч елдан, 1954тә, өлкән хатын-кызлар белән рәттән сыерлар сава башладым.

    Реклама

    Ул чорда бар эш тә кул көче белән башкарылды. Һәр савымчыда 12-14 баш сыер. Иртә таңнан килеп аларның асларын чистартасың, җилкәңә салып ихатадан саламын, складтан фуражын ташыйсың. Колхозныкы беткәч, салам артыннан Әсәй, Уразай басуларына йөри, иске ферма түбәләрен сүтә идек. Башак ясарга, малларның җиленен юарга котельныйдан көянтә-чиләк белән су алып кайтасың. Рәхмәт төшкере, Хәммәт Шәфиков кайнар судан бер вакытта да өзмәде. Малларны карап, тәрбияләп тоттык. Шундый шартларда да өч тапкыр савуга һәр сыердан көненә сигезәр килодан да ким сөт алмадык. 70 - 80 нче елларда савымчы хезмәте күпкә җиңеләйде, сөт саву да артты. Эшләгән кешене хөрмәт итә дә беләләр иде. Ел саен диярлек бүләкләп тордылар. Ул вакытта бирелгән суыткыч, радиоалгыч, келәмнәр әле һаман да шул чорның якты истәлеге булып саклана. Пенсиягә чыккачтын да бергә эшләгән иптәшләрем, эш урыным, сыерларым озак сагындырды әле. Савымга соңга калам дип, иртә таңнарда уянган чакларым да күп булды. Әле хәзер дә хезмәттәш-чордашларым Тәнзилә, Флера, Фәхрикамал, Әнисә, Энҗе белән очрашканда шул чорларны сагынып искә алабыз...

    Сүзгә кызы Альбина ханым кушыла:

    - Үзе сиздермәскә тырышса да, әниемнең фермадан җеп өзәрдәй хәле калмыйча, арып-талып кайтуын белгәнгә, үсмер чакларымда ук йорттагы бөтен эшкә дә өлгерергә тырыша идем. Бусагадан атлап керүгә йөзендәге талчыкканлык билгеләрен елмаю алыштыра икән, минем өчен аннан да зур куаныч булмады.

    Узган тормышының бер генә мизгеленнән дә зарланмый Бибигөл апа. 52 ел буе иңне-иңгә куеп, бер-берсен яратышып, аңлашып, тулыландырып тормыш иткән, өч кыз үстерешкән ире Әмирҗан Гыйльмулла улының якты истәлеген сагынып искә ала, аның дәвам чалымнарын кызларында, оныкларында күрә. Балалары - Альмира, Альбина, Эльвира - өчесе дә медицина хезмәткәрләре. Һәркайсының үз гаиләсе, яраткан эше бар. Әниләре белән ике арага җил-яңгыр тидермиләр, аралашып, ярдәмләшеп торалар.

    Лаеклы ялда дип, кул кушырып утыручылардан түгел Бибигөл апа. Яз җиттеме, бәрәңгесен, яшелчәсен утырта. Аларны карап, тәрбияләп үстерә. Йорт каршындагы алма бакчасын гөл-чәчәккә күмә. Көз көне су буеннан ул үстергән казлар кыйгаклашып кайтканда, урам сихри-гүзәл аклыкка төренә.

    ... Бу атна ялларында ветеранның иркен-киң өе кыз-кияүләре, алты оныгы, биш оныкчыгы, күрше-тирәсендә яшәүче замандашларының котлауларыннан гөрләп торыр. Бу көнне алар авылның иң мөхтәрәм кешесе - Бибигөл апа Гыйльмуллинаны 75 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итәр...

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: