Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Әби булсан, оеңдә утыр!”

    ​​​​​​​Хатыны, кадерле Нәфисәсе авырып үлгәч, Яңа Юл бистәсендә яшәүче абыем ялгыз калды.

    Хатыны, кадерле Нәфисәсе авырып үлгәч, Яңа Юл бистәсендә яшәүче абыем ялгыз калды. Торуы гына ялгыз, ә кайтып-килеп хәлен белешеп йөрергә балалары, без — туганнары булды, шөкер. Булды дим, чөнки Нәфисәбез вафатыннан соң ике ел дигәндә Галимҗан абыебыз мәңгелеккә күзен йомды...

    ...Беркөнне шул абыемның хәлен белим, тәмле ризыклар илтим дип, автобус тукталышына чыккач, сөйкемле генә ике татар карчыгы белән таныштым, алар да автобус көтә иде. Сөйләшеп киттек. 89 яшьлек, әмма шактый яшь күренүчесе киленебез Нәфисәне белгән, аны яңа хезмәтенә өйрәткән, соңгы юлга озатканда да катнашкан булып чыкты. Абыйны да белә икән. Җылы гына гәпләшеп алдык.

    — И-и, йөргән булам инде, уңышы үземә түгел шул, — дип куйды өченче юлчыбыз. — Әле улым — күз нурым исән чакта бик тимиләр иде...

    — Улыңа ни булды соң? — дип сорадык без.

    — Спортчы иде. Сырхауханәгә керде. “Әни, әллә моннан алып чыгасызмы? Шушында үләрмен кебек”, — диде балакаем. “Син яшә, яшә яме, әни”, — диде. Ул больницага кереп ятканчы килен ниндидер документларга кул

    куйдырып йөрде. Әллә алар икәү белделәрме үлем киләсен, миңа гына әйтмәделәрме — аңламый да калдым, улым үлде дә китте. Шулкадәр ярдәмчел, әни дип өзелеп торучы улым иде... Бер шөгыль, иш янына куш булсын дип бакчага йөрим инде менә. Әйбер күп утыртмыйм, барыбер караклар урлап бетерә. Әле йә татарча, йә русча язу да калдыралар. “Бабушка, крепко трудись, осенний урожай — нам”, “Әби, тырышып эшлә, безгә яшелчә кирәк”, — дип язалар...

    Юлдашлар белән яшь кешеләрнең дә төрле чирләрдән кырылуы, кыйммәт бәяләр, күбесенчә халыктан акча җыюны күздә тоткан яңа законнар, яшьләрнең ипотека түләп азапланулары, балалар бакчасына түләүләрнең кыйммәтлеге турында сөйләштек, элек авыр булса да яшәү күңелле, халык бердәм иде, кирәк әйберне сорап, райкомга булса да бара ала идек диештек.

    Ниһаять, автобусыбыз килде. Бакчага баручы әби иң алга утырып, үзалдына сөйләнгәндәй: “Нигә автобус расписаниедә язылганча йөрми икән, сәгатьтән артык көттек бит инде”, — дигән иде, бер ханым, шул сүзне генә көтеп торган диярсең, туптан аткандай, акырырга тотынды: “Әби булсаң, артыңны басып өеңдә генә утыр! Монда шоферны өйрәткән буласың! Өеңдә юылмаган савыт-сабаң өелеп ятадыр, газ плитәң катып беткәндер әле! Җыеп-юып өеңдә генә ятмыйча...” Тагын әллә ниләр әйтеп бетерде. Әби берни эндәшмичә күзләрен бер ноктага төбәде. Көчле өргән этне туктатып булмаган кебек, беребез дә аны яклап бер сүз кыстыра алмадык. Тукталышына килеп җитеп, әби төшеп калгач та сөйләнеп калды әле ул хатын.

    89 яшьлек әби белән аптырашып калдык, күңелсез булып китте. Аннан кабат мәрхүмә киленебез, абыем турында сөйләшә башладык. Сүзгә мавыгып, төшәр вакытым җиткәнен абайламый калганмын, ишек төбендә төшәргә әзерләнгән кеше булмагач, автобус тукталыштан узып кына китте. “Ай, Аллам, төшәсе иде бит миңа”, — дип сикереп тордым. Теге әбине эт итеп сүккән хатын инде миңа ябырылды: “Артың күтәрә алмыйча җәелеп

    утырасың...” Бик “матур” сүзләрне чәчте генә инде. “Гаеп миндә, үзем торып җитешә алмадым шул”, — мин әйтәм. Ул “туптан сиптерүен” белде. Кондуктор да түгел үзе, шоферның танышы булып, утырып кына йөрүчеме, әллә безнең кебек пассажир идеме — белмим, әмма аның яман теле... Бу дөньяның кеме юк дип, башымны гына чайкап, төшеп калдым.

    Әлфинур ГАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: