Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәхеткә юл

    Юраган юш килер дип, белми әйтмәгән, ахры, борынгылар. Наилә бүген күргән төшен үзенчә юрап мәш килде. Ниндидер таныш түгел ир заты сырганак кебек ябышты аңа төшендә. Хәер, Наиләнең үзенә дә ошады аның сырпалануы. Нигәдер бик тә якын, ягымлы тоелды карашы кызга. Менә ул кулларын җәеп, Наиләне кочып алды. Әмма никтер...

    Юраган юш килер дип, белми әйтмәгән, ахры, борынгылар. Наилә бүген күргән төшен үзенчә юрап мәш килде. Ниндидер таныш түгел ир заты сырганак кебек ябышты аңа төшендә. Хәер, Наиләнең үзенә дә ошады аның сырпалануы. Нигәдер бик тә якын, ягымлы тоелды карашы кызга. Менә ул кулларын җәеп, Наиләне кочып алды. Әмма никтер кызның ап-ак курткасында теге ирнең бармакларыннан кара таплар уелып калды. Наилә кәефе кырылганын сиздермәскә тырышып, аның кочагыннан шуып чыкты да, качарга теләп, якындагы йортнын ишек алдына йөгереп керде. Капкадан керүгә, каршылыкка очрады: бозау кадәрле эт, тешләрен ыржайтып, аңа ташланды.

    Наилә шабыр тиргә батып куркып уянды да, дөп-дөп килгән йөрәге тынычланганны көтеп ятты. Курткада калган тап кешедән гайбәт сүз ишетүгәдер, мөгаен, ә теге усал эт нәрсәне аңлата икән инде тагындип, уйлар дәрьясына чумды.

    Кинәт стенадагы сәгатькә күзе төште. Менә шул мизгелдә чынбарлыкка кайтты да инде ул: үзенең эшкә соңга калганын аңлады. Тиз генә сикереп торып, юыну бүлмәсенә атылды. Аннан киемнәрен җыя алмый азапланды. Иртән иртүк ыгы-зыгы белән башланган көннең ахыры хәерле булмасын инде бөтен күзәнәкләре белән аңлаган иде ул. Телефоннан шалтыратып кисәтергә дә шактый соңга калды шул. Ни булса булыр дип, ашык-пошык такси номерын җыйды да ишекне бикләп, урамга атлады.

    Эх, бер тәмләп чәй эчәсе иде хәзер! Ашказаны нидер даулап, "баш күтәрә" җитмәсә!

    Үзе эшләгән оешманың бүлек мөдире белән ишектә чактан гына маңгайга-маңгай бәрелешмәделәр. Болай да тәккәберлеге хәттин ашкан ханым Наиләгә үтергеч караш ташлап, шелтә сүзләрен яудырырга тотынды. Күптән түгел ире ташлап киткән бу хатын кемнәндер ачу алырга уңайлы очрак көтеп кенә йөргән күрәсең. Һичюгы Наиләгә шулай тоелды. Кыз каршы дәшмәгәч, тагы да ярсыды, теләсә нинди нахак сүзләр әйтеп ташлады. Менә монысына инде Наилә түзеп тора алмады. Юк, юк, талашмады ул, тотты да эштән азат итүләрен сорап гариза язды.

    Кабат урамга чыгып, саф һава сулауга, Наилә үзендә әйтеп аңлата алмаслык бер җиңеллек тойды. Әйтерсең, күптән иңендә йөрткән йөктән арынган, әле генә аны эштән азат итмәгәннәр диярсең!

    Мөдир ханым соңгы араларда никтер аңа гел төртелеп килде. Наиләгә күтәрелеп бәрелергә нинди җитди сәбәбе булды икән соң аның, кызга шул уйлар гына тынгы бирмәде. Наилә тамак ялгап алырга уйлап, якындагы ашханәгә атлады. Күңеленә яткан ризыкларны сайлап алды да, түрдәге буш өстәлгә барып утырды.

    Шулчак күрше өстәлдән үзенә төбәлгән карашны тоеп, ике бите дә кызыша башлады. Тукта, тукта, әле генә аны эштән азат иткән мөдир ханымның элекке ире Фаяз бит бу! Менә сиңа очрашу! Фаяз мыек астыннан гына елмаеп, Наилә янына килде дә исәнләшеп, янәшә утырырга рөхсәт сорады. Ни сәбәпле эштә булмавы белән кызыксынды. Наилә исә, күптәнге якын кешесен очраткан кебек, бөтен эч-серләрен аңа ачып салды.

    - Син бер дә кайгырма, - дип сүз башлады ир. - Бу дары бер шартлыйсы иде инде. Мин ташлап киткәнгә генә алай котырмый ул. Моның төбе тирәндәрәк: ул - син! Мин сине күптән инде күзләп йөрим. Сине тәүге тапкыр хатынымны эштән алырга килгәч күрдем. Күрдем дә өнсез калдым. Яшьлектәге мәхәббәтем Зиләгә ике тамчы су кебек охшагансын син! Бик ярата идем мин аны, белсәң иде. Әмма, саклый алмадым шул... Яман шеш авыруы аны миннән мәңгелеккә аерды. Гомерем буе аны оныта алмадым. Шуңадыр хатыным белән дә бәхетле тоймадым үземне. Бер балабыз булды. Анысы да артык иркәли торгач начар юлга басты. Наркотиклар сазлыгына кереп батты да шуннан чыга алмый бакыйлыкка күчте. Улым үлгәч, яшәүнең мәгънәсе калмады. Гүя очар канатларымны кисеп аттылар. Сине күргәч, сулып барган йөрәгемдә кабат очкын кабынды. Бу хакта хатыныма да әйттем. Ә ул көнләшеп, тавыш арты тавыш кубарды. Инде бергә яшәп булмаячагы көн кебек ачык иде. Түземлегем тәмам төкәнгәч, аерылырга карар иттем. Ә язмыш бүген кабат сине минем юлларыма чыгарып куйды...

    Наилә шаккатып тыңлады да тыңлады. Димәк, мөдир ханымның аңа ябырылулары тиктән генә булмаган. Ул үч алырга уңайлы очрак кына көтеп йоргән булып чыга. Әгәр бүген эшенә соңга калмаган булса, бу хәлләр тагын күпмегә сузылыр иде икән? Менә сиңа мә! Менә сиңа күргән төшкә юрама!

    Фаяз озакка сузуның мәгънәсез икәнен аңлап, Наиләгә бергә булырга тәкъдим ясады. Яшь аермасы шактый булуга да карамастан, Наилә ризалык бирде. Ни генә дисә дә, яше дә бара, яшьтәшләре күптән гаилә корып, балалар үстерәләр. Кеше бераз сөйләр дә туктар, өйләнеп аерылганнарның да бәхеткә хакы бар ич инде.

    Әти-әниләренең фатихасын алып, никах укыттылар, гаилә корып, матур гына яшәп киттеләр. Тирә-юнь башта гөж килде. Аннан барысы да тындылар. Мәхәббәт җимешләре - кызлары Ләйсән туды. Менә шулай тормышның текә борылышы бәхеткә юл ачты. Ул бәхет гомерлек була күрсен берүк!

    Гөлчәчәк Садретдинова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: