Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бүген төнлә һава торышы үзгәрүе көтелә

    Һава температурасы -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. "Бүген майның соңгы салкын көне түгел. Без салкын фронтның тыл өлешенә эләктек. Көндез һава температурасы 9-15 градуска кадәр җылынса, төнлә һавада да, туфракта да кырау булуы ихтимал", - диде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең...

    Һава температурасы -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.

    "Бүген майның соңгы салкын көне түгел. Без салкын фронтның тыл өлешенә эләктек. Көндез һава температурасы 9-15 градуска кадәр җылынса, төнлә һавада да, туфракта да кырау булуы ихтимал", - диде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

    Аның сүзләренчә, һава температурасы -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.

    (Казан, 22 май, "Татар-информ", Лилия Локманова).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: