Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бүген Раштуа бәйрәме билгеләнә.

    Бүген православие динен тотучылар дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа билгеләнә. Йөзләрчә православие динен тотучы азнакайлылар 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Актүбә бистәсе чиркәвендә һәм Азнакай приходында Раштуа гыйбадәтендә катнаштылар. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайның православие дине вәкилләре белән очрашты. Ул приход кешеләрен якты Раштуа бәйрәме...

    Бүген православие динен тотучылар дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа билгеләнә.

    Йөзләрчә православие динен тотучы азнакайлылар 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Актүбә бистәсе чиркәвендә һәм Азнакай приходында Раштуа гыйбадәтендә катнаштылар.

    Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайның православие дине вәкилләре белән очрашты. Ул приход кешеләрен якты Раштуа бәйрәме белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, максатларының тормышка ашуын һәм иминлек теләде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбызда төрле дин вәкилләренең тату, килешеп яшәвен билгеләп үтте һәм алга таба да бердәм булырга чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: