Бүген “Маяк”ның туган көне!
Шушы 92 ел дөнья күргән дәверендә газетабыз җирлекнең тугры елъязмачысына әверелде.
Элек тә, хәзер дә ул район сулышын яктыртучы бердәнбер басма булып кала. Ул үсештә, даими эзләнүдә. Без шушы еллар эчендә газета алдына куелган максатларга тугры калып, үзебезнең төп укучыбыз – Азнакай халкына армый-талмый хезмәт куябыз, районыбыз тарихын киләчәк буыннарга туплап калдыруны дәвам итәбез. Газетабыз битләрендә көн вакыйгалары, әхлак темасы, укучыларыбыз хатлары, күренекле шәхесләр, җитәкчеләр, белгечләр белән әңгәмәләр, хезмәт коллективлары эшчәнлеге яктыртылган махсус сәхифәләр дөнья күреп килә. Темаларыбыз, рубрикалар әледән-әле яңартылып тора.
“Маяк”ның туган көне – районның һәр кешесе өчен дә истәлекле бәйрәм ул. Киләчәктә дә шулай бер-беребезгә юлдаш булып, бергә калыйк, хөрмәтле азнакайлылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев