Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бүген Азнакайның “Маяк” газетасы 85 еллык юбилеен бәйрәм итә

    Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары! Сезне барыгызны да 10 июль көнне "Маяк" газетасының - 85, "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз. Программада: - Габдулла Тукай һәйкәлен ачу, 15.30 сәгатьтә (Тарсус паркы каршында); - О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры, "Маяк" газетасы призына (16.45 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында (район-шәһәр Мәдәният йорты...

    Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары!
    Сезне барыгызны да 10 июль көнне "Маяк" газетасының - 85, "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең 55 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз.
    Программада:
    - Габдулла Тукай һәйкәлен ачу, 15.30 сәгатьтә (Тарсус паркы каршында);
    - О.С.Мөхетдинов истәлегенә гер күтәрү турниры, "Маяк" газетасы призына (16.45 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында (район-шәһәр Мәдәният йорты арты);
    - «Безгә - 85!» - котлаулы-җырлы музыкаль тамаша. татар эстрадасының якты йолдызлары: Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов-Гүзәлем, Ирек Галиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, "Квартет" төркеме, Миргаяз Шәрәфиев һәм Азнакаебызның танылган үзешчән артистларының чыгышлары, «Җәй-җиләк» бәйрәме», кызыклы уеннар, төрле күргәзмәләр, бәйгеләр, күңелле сюрпризлар - барсы да сезнең өчен - бездән бүләк!
    бәйрәм 17.00 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында узачак.
    Рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: