Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда хәрби диңгезчеләр бәйрәм итте (ФОТО+ВИДЕО)

Июль аенның соңгы якшәмбесендә илебездә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп узалар.

Бүген Азнакайның Ватан алдында хәрби бурычларын үтәгән батыр ир-егетләре бәйрәм итте.

Чара традиция буенча ветеран-моряк Әсгать Каһиров яши торган йорт ишек алдында әләм күтәрүдән башланды. Аннан диңгезчеләр Җиңү паркында Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән якташларыбыз һөрмәтенә куелган стелла янында җыелдылар. Ул диңгезчеләрнең һәм предприятие-оешмаларның уртак көче белән ясала. Аны ачу тантанасы киләсе елда булачак. Бүген исә биредә тәбрикләүләр, бүләкләүләр һәм әләмнәр күтәрелде, веноклар салынды.

Диңгезчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде.

Митингтан соң диңгезчеләр Октябрь Бүләк авылында герой якташыбыз Альберт Шәйхетдинов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев