Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бүген Азнакайда «Ел укытучысы – 2016» республика конкурсының зона этабы үтә

    Бүген Азнакайда «Ел укытучысы - 2016» республика конкурсының зона этабы бара. Анда 9 районнан: Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулыдан «Ел сыйныф җитәкчесе», «Ел остазы», «Ел педагог-психологы», «Елның өстәмә белем бирү педагогы» номинацияләре буенча муниципаль турда беренчелекне яулаган 36 педагог катнаша. Районыбыз данын Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә...

    Бүген Азнакайда «Ел укытучысы - 2016» республика конкурсының зона этабы бара. Анда 9 районнан: Азнакай, Сарман, Ютазы, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Баулыдан «Ел сыйныф җитәкчесе», «Ел остазы», «Ел педагог-психологы», «Елның өстәмә белем бирү педагогы» номинацияләре буенча муниципаль турда беренчелекне яулаган 36 педагог катнаша. Районыбыз данын Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Динарис Вәлиев, Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Эльвира Шакирова, 9 нчы мәктәпнең педагог-оештыручысы Зөлфия Галимова, 4 нче лицейның педагог-психологы Венера Тазова яклачаклар.

    - Сезне үзебезнең Азнакай җирлегендә каршы алуыбызга шатбыз. Шушы көннәрдә генә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры, авыл спартакиадасы узган иде, Бүген менә иң мәртәбәле һөнәр ияләре - укытучылар бәйгесенә җыйналдык. Сезгә тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтебезне белдереп, уңышлар телибез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов Балалар иҗат үзәгендә конкурсны ачу тантанасында. Ул бәйге тотучыларга Актүбә сувенирлары бүләк итте.

    Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Садриева белдерүенчә, "Ел укытучысы" конкурсына быел үзгәрешләр кертелгән. Башка еллардан аермалы буларак, зона турында һәр районнан берәр генә педагог катнаша. "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясе буенча юнәлешләр арткан, "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә дә берникадәр үзгәрешләр бар. Шулай ук зона туры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.

    Зона ярышы бүген кичкә кадәр дәвам итә. Конкурс нәтиҗәләре белән безнең сайтта таныша аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: