Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бүген Азнакай студентлары туган мәктәпләренә җыела

    Югары уку йортлары студентлары кышкы сессияләрен тәмамлап, каникулга кайттылар. Чит шәһәрләрдә аларны туган йортлары гына түгел, белем алган мәктәпләре, сыйныфташлары, укытучылары да сагындыра. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә оештырыла торган очрашу кичәләренә ашкынып киләләр, уңышлары белән уртаклашалар. Югары сыйныф укучылары өчен дә һөнәри юнәлеш бирүдә мондый чараның файдасы зур. Бердәм очрашу...

    Югары уку йортлары студентлары кышкы сессияләрен тәмамлап, каникулга кайттылар. Чит шәһәрләрдә аларны туган йортлары гына түгел, белем алган мәктәпләре, сыйныфташлары, укытучылары да сагындыра. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә оештырыла торган очрашу кичәләренә ашкынып киләләр, уңышлары белән уртаклашалар. Югары сыйныф укучылары өчен дә һөнәри юнәлеш бирүдә мондый чараның файдасы зур. Бердәм очрашу көне кысаларында бүген, 5 февральдә, студентлар өчен кичке биштә Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә "Еллар уза" дигән бәйрәм үтәчәк. Аннан соң үз "карлыгачларын" белем учаклары җыя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: