Азнакаево
  • Рус Тат
  • Безнең әти

    Әтием Мөхәммәтхавис Мәүләветдин улына 80 яшь тулса да, әле һаман Чалпы авылы хуҗалыгында эшләп йөри. Әтинең яшүсмер вакыты авыр сугыш елларына туры килә. Башка балалар кебек, ул да урман-кырлардан силос базына үлән җыя, чатыр арба белән ат җигеп, кара көзгә кадәр көлтә ташый. Ә кышларын әбинең әтисе Габидин бабайдан чабата...

    Әтием Мөхәммәтхавис Мәүләветдин улына 80 яшь тулса да, әле һаман Чалпы авылы хуҗалыгында эшләп йөри.

    Әтинең яшүсмер вакыты авыр сугыш елларына туры килә. Башка балалар кебек, ул да урман-кырлардан силос базына үлән җыя, чатыр арба белән ат җигеп, кара көзгә кадәр көлтә ташый. Ә кышларын әбинең әтисе Габидин бабайдан чабата үрергә өйрәнә.

    7 сыйныфны тәмамлап, тракторчылар курсында белем ала. Колхозга кайткан "СХТЗ" тракторына беренчеләрдән булып утыра.

    Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, МТСның запчастьлар складына мөдир итеп куялар аны. МТСлар беткәч, 1983 елга кадәр столяр мастерскоенда эшли. Әти кулы белән ясалган ишек-тәрзәләр авыл өйләрендә бүген дә балкып тора. Безнең Бакчалы урамындагы йортыбыз иң төзек, иң матуры. Өй эчен әтинең үз кулы белән ясаган җиһазлары: кроватьлар, өстәл-урындыклар, тумбочкалар бизи.

    1983 елдан ул "Коммунизмга" колхозының запчасть һәм төзелеш материаллары складында мөдир булып эшли башлый. Биредә һәр җирдә тәртип. Меңләгән товарның инвентарь китабында төгәл исәбен алып бара, һәр айның билгеле бер көнендә бухгалтериядә хисап тота.

    Колхозларның гөрләп эшләгән чорында район авыл хуҗалыгы идарәсе һәр елны материал складларына ревизия ясый иде. Ревизорлар, районның бер генә складында да мондый төгәл исәп һәм кеше юк дип, әтигә рәхмәт белдерә иделәр.

    Бүгенге көндә колхозлар таралып бетсә дә, әти склады таралмаган. Андагы материалларны ул күз карасыдай саклый. 30 ел дәверендә 365 көннең бер көнен дә ял итмичә, бер сәгатькә дә соңга калмыйча, кышын - җәяүләп, җәен 48 "яшьлек" мотоциклына утырып эшкә бара.

    Без аңа кайвакыт: "Әти, эшләмә инде, хезмәтеңә дә тиешенчә түләмиләр, өйдә ял ит",- дибез. Ә ул: "Акча өчен йөрмим мин! Эшчеләргә дә, җитәкчеләргә дә җиңелрәк булсын дип тырышам. Акча турында уйлап йөрсәң, эшләп булмый ул. Булганына шөкер итәргә кирәк", - ди.

    Әти белән әни ярты гасырдан артык бергә тату гомер итәләр. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, бер-берсенә тавыш күтәреп дәшкәннәрен дә ишетмәдек.

    Әни авылда мәчет ачылгач та беренчеләрдән булып укырга йөрде, хәзер ул коръән сурәләрен гарәпчә укый, мәет юуу йоласын да төгәллек белән башкара.

    Әти белән әни биш баланы җил-яңгыр тидермичә, сәламәт итеп үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Шөкер, бишебез дә әти-әнинең хәер-фатихасына таянып, сабый чактан күңелебезгә сеңеп калган тәртипләрдән тайпылмыйча, алардан үрнәк алып яшибез.

    Рәсимә ШӘйхулова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: