Азнакаево
  • Рус Тат
  • Безне сусыз калдырмасыннар иде

    Безнең Буралы авылында су бар барлыкка, әмма аның белән даими өзеклекләр туып тора (ике ел интегәбез). Инде су булды дип куанырга гына өлгермисең, берникадәр вакыттан аны өзеп тә куялар, хәзер инде электрдан ук аерганнар. Менә тагын тугыз көн суга (булмаса бер хәл иде) тилмерәбез. Дөрес, аның өчен түләү каралгандыр, башка...

    Реклама

    Безнең Буралы авылында су бар барлыкка, әмма аның белән даими өзеклекләр туып тора (ике ел интегәбез). Инде су булды дип куанырга гына өлгермисең, берникадәр вакыттан аны өзеп тә куялар, хәзер инде электрдан ук аерганнар. Менә тагын тугыз көн суга (булмаса бер хәл иде) тилмерәбез. Дөрес, аның өчен түләү каралгандыр, башка авылларда да шулай. Әмма бу хакта анык кына аңлату, ни өчен сусыз тотуның сәбәбен әйтүче юк. Авылда нигездә карт-коры яши, безне сусыз калдырмасыннар иде.

    Нуретдинова, Гәрәева, Ризатдинова, Җиһаншина һ.б, барлыгы 10 имза

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: