Реклама
2020 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1084 ишегалды төзекләндереләчәк, бу максатларга 8 млрд сум бүлеп бирелгән.
«Бу зур проект, бик зур эш башкарылды, план-схемалар эшләнде. Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Бу юлны узарбыз», — диде ул.
«Гражданнарга проект буенча бирелгән вәгъдәләр үтәләчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Программа кысаларында юлларны, тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар ясау, балалар мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.
2020 елда республикада «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы гамәлгә куелды. 6775 ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Биш елга исәпләнгән программаны гамәлгә ашыруга 50 млрд сум каралган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз