Азнакаево
  • Рус Тат
  • Безне анда беләләр

    "Маяк" газетасында журналист булып эшләү дәверендә миңа Азнакай-Тарсус багланышларының шаһиты гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә елъязмачысы да булырга туры килде. ...1997 елның язында бездән "беренче карлыгачлар" - шәһәребезнең татар-төрек гимназиясендә укучы ун бала Тарсуста Яшьлек һәм бәйсезлек бәйрәмендә катнашып кайткач, алар белән әңгәмә кордым. Язма бик кызыклы килеп чыкты. Икенче елны...

    Реклама

    "Маяк" газетасында журналист булып эшләү дәверендә миңа Азнакай-Тарсус багланышларының шаһиты гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә елъязмачысы да булырга туры килде.
    ...1997 елның язында бездән "беренче карлыгачлар" - шәһәребезнең татар-төрек гимназиясендә укучы ун бала Тарсуста Яшьлек һәм бәйсезлек бәйрәмендә катнашып кайткач, алар белән әңгәмә кордым. Язма бик кызыклы килеп чыкты. Икенче елны районнан унөч бала барды бу бәйрәмгә. Алар да газета битләрендә бай тәэсирләре белән уртаклаштылар. Төркиянең Казандагы консулы Алыпхан Шолен һәм Татарстан-Төркия дуслыгы җәмгыяте рәисе Фирдүс Фәткелисламовның Азнакайга ике көнлек рәсми визиты барышын район һәм республика матбугатында яктырту вазыйфасы да бу юлларның авторына йөкләнде. Ә инде 2003 елда Тарсуска баручы делегация составына керү минем өчен һич көтмәгәндә күктән төшкән бәхет булды.
    Хакимият башлыгы Әнәс Исхаков җитәкчелегендәге төркемебездә ПТЖХ идарәчесе Инсаф Солтанов, МППБиО директоры Әбүзәр Мортазин, эшмәкәр Руслан Шакиров, җырчы Миргаяз Шәрәфиев, 7 нче урта мәктәп укучысы, биюче Миләүшә Абдуллина һәм Әлмәттәге төрек лицее укучысы, тәрҗемәче Равил Исхаков бар иде.
    Дүрт көн эчендә без шулкадәр күп җирдә булырга өлгердек. Төркия хөкүмәте депутатлары, язучылар, журналистлар һәм губернатор белән очрашулар, стадионда, урамда, паркта бәйрәм тамашаларын карау, Корьәннең 18 нче сүрәсендә тасвирланган изге тауда дини бәйрәмдә катнашу, риваятьләр белән чолгап алынган серле мәгарәгә төшү, бик үзенчәлекле ирләр фольклор ансамбленең чыгышларын күрү, тарихи Госман паркында, музейда, легендар корабта булу, хакимият башлыгы призына классик көрәш ярышларын тамаша кылу онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
    Балалар, яшьләр, спорт, гаилә темаларына язучы журналист буларак, мине иң шаккатырганы бу илдә Ватан рухының искиткеч югары булуы иде. Бәйрәмнәр вакытында безгә 3-4 мәртәбә Төркия гимнын ишетергә туры килде. Һәм, ышанмассыз, аны бөтен халык җырлый. Сүзләрен балалар да яттан белә. 7-8 яшьлек малайның, башын горур күтәреп, күкрәген киереп, Төркиям өчен, аның җире, суы өчен үләм, дип җырлавы әле дә күз алдымда тора. Ничек тәрбиялиләр микән бу илдә Ватанга шундый бирелгәнлекне, милли горурлыкны? Илнең күп гасырлык тарихы, бөек шәхесләре сурәтләнгән диварларны карап йөргәндә бер портретның да бездәге кебек пычратылмавы, бөтен кеше ял итә торган шарлавык тирәсендә бер генә дә язулы эскәмия яки бөгелгән рәшәткә булмавы гаҗәп иде. Ислам дине тәрбиясеме бу, әти-әни тәрбиясеме? Мин Төркиядәге гадәтләрне һич идеаллаштырырга теләмим, әмма үрнәк алырлык урыннары бар.
    300 мең кеше яши торган Тарсуста шәһәр башлыгы Борһанетдин Коҗамазны бик хөрмәт итүләрен күрдек. "Тугыз ел эшләү дәверендә 90 еллык эш башкарды", - диделәр. Аңа булган хөрмәтле караш безгә дә күчте. Берничә мәртәбә шундый хәл булды. Урамда гади кешеләр, кызыксынып: "Инглиш?", "Герман?", "Әзербайҗан?" - дип сорадылар. "Россия, рус", - дигәнне белмиләр. Аларча итеп, "Татаристан", - дисәң, йөзләре яктыра. Ә инде "Кардәш шәһәр Азнакайдан", - дигәнне тылмачсыз да аңлыйлар. Кунакчыл елмаялар, күзләренә нурлар сибелә.
    Әйе, "Азнакай" дигән сүзне Тарсуста яхшы беләләр. "Азнакай паркы" - шәһәрнең иң матур җирләреннән берсе. Тигез пальмалар аллеясе, чәчәккә күмелгән куаклар, челтерәп аккан суы белән тирә-юньне сафландырып торучы фонтан... Без баргач, Тарсуста тагын бер истәлекле урын артты: "Татарстан проспекты" ачылды. Аклы-кызыллы тасманы кисү хокукы бирелгән санаулы кешеләр арасында мин дә булдым.
    Делегациябез җитәкчесе Госман паркында "Кардәш Азнакай шәһәре башлыгы Әнәс Исхак" дип бронзага уелган истәлек язуы калдырды. Мондый хөрмәт Тарсуска килгән иң шөһрәтле кунакларга гына күрсәтелә икән. Мәгълүмат чараларының безгә игътибары гаять зур булды. Телевидениегә чакырып, бер сәгатьлек тапшыру ясадылар. Визитыбызны газеталарда яктырттылар. Берсе төсле фоторәсемнәр белән тулы бер битен безгә багышлады. Шулай булгач, Тарсус халкы ничек Азнакайны белмәсен ди?!
    Нәсимә КАМАЛИЕВА, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: