Азнакаево
  • Рус Тат
  • Без сезнең белән горурланабыз

    22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне Бер чакны Казанга клиникага барырга туры килде. Табибка чират шактый иде, шуңа күрә озак көттем. Яныңда яхшы әңгәмәдәш булганда, вакыт тизрәк уза. Әлбәттә, мондый очракларда чир турында түгел, тормыш хакында сөйләшүе күңелле. Янымда утырган ирнең кулындагы амбулатор картасына күзем төште. Анда туган көне 1936 елның...

    22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне

    Бер чакны Казанга клиникага барырга туры килде. Табибка чират шактый иде, шуңа күрә озак көттем. Яныңда яхшы әңгәмәдәш булганда, вакыт тизрәк уза. Әлбәттә, мондый очракларда чир турында түгел, тормыш хакында сөйләшүе күңелле.

    Янымда утырган ирнең кулындагы амбулатор картасына күзем төште. Анда туган көне 1936 елның 22 июне диелгән иде.

    -Туган көнегез истәлекле, - дип дәштем аңа.

    -Әйе, - дип җавап кайтарды ул, бераз дәшми торганнан соң. -Туган елны да бер 30 ел алгарак күчерсәң, тагын да шәбрәк булыр иде! - дип өстәде шаяртып.

    -Сугыш башланганны хәтерлисезме соң?

    -Бик томанлы. Ул чакта кечкенә идем, гаиләдә - төпчеге. Мәскәүдә яши идек…Әни һәм апа сүзләре буенча гына күзаллыйм. Безнең балалар бакчасын барлык җиһазлары һәм уңайлыклары белән метрога күчерделәр. Башта Мәскәүне сирәк бомбага тоттылар, аннан ешайды, аннан тагын сирәгәйде. Август иде. Менә шул вакыйганы бик ачык хәтерлим. Өлкәннәр безгә: "Балалар, иртәгә урамга йөрергә чыгабыз. Безгә күзлекләр китерделәр!» - диделәр. Урамга чыгуның шартлары шундый: барыбыз да ипләп кенә күзлекләрне алабыз, пыяласына кул белән кагылмыйбыз, бер-беребезгә күзлекләрнең бавын арттан бәйләшергә ярдәм итәбез. Аннан парлап урамга чыгабыз. Күзлекләрне табиб рөхсәт иткәнче салмаска. Кем тыңламый, шул сукыр калырга мөмкин. Аннан соң безнең күзлекләрне салдырдылар. Битләребез корымлы, чөнки күзлек пыялаларын корымга буяган булганнар. Балачакның кызык мизгеле булып шушы вакыйга күңелдә саклана.

    Әңгәмәдәшем уйга калды.

    -Ә аннан соң?

    -Аннан соң безне юындырдылар, ашаттылар. Метрога яңадан кайтмадык. Эвакуацияләделәр. Менә хәзер генә аңладым, зурлар шундый авыр чакта да балаларны җир астыннан һавага алып чыгу юлын уйлап тапканнар һәм караңгыда озак утыргач, сукыр калмасын өчен сәламәтлегебезне кайгыртканнар.

    Аның күзенә яшьләр эленде. Ул аны сиздерми генә сөртеп алды. Минем дә тамак төбенә төер утырды. Ирексездән сүзне башка темага борырга туры килде.

    Табибка чират җитте. Каралганнан соң, мин әлеге ирне күзләрем белән озатып калдым һәм уйлап куйдым: Әйе, безнең башларга ниләр генә күрергә туры килмәгән! Күпләр һәлак булган әти-әниләрен бик яшьли алыштырган, зур кайгыларны күтәргән. Зур үсеп, дөньяның иң яхшы армиясендә хезмәт иткән, төзелешләрдә, заводларда, нефть тармагында эшләгән. Әле хәзер дә эшләүчеләре шактый. Ачлык-ялангачлык кичергән сугыш чоры балаларының ныклыгына, көченә исең китәрлек. Без чын-чынлап горуланабыз сезнең белән!

    Г.Шиһапова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: