Азнакаево
  • Рус Тат
  • Без бүген дә тормышның үзәгендә

    "Маяк" газетасына эшкә мин 1977 елның җәендә килдем. Татар мәктәбен медальгә тәмамлаган һәм институтта алган дипломым буенча җиде ел мәктәптә рус теленнән укыткан кеше буларак, миннән ярыйсы гына тәрҗемәче чыгар дип уйладым. Ләкин мөхәррир Әхәт Мөхәммәтшин, сынау үткәргәннән соң, һич көтмәгәндә әдәби хезмәткәр урынын тәкъдим итте. Мин аптырап калдым. Мәктәптә...

    "Маяк" газетасына эшкә мин 1977 елның җәендә килдем. Татар мәктәбен медальгә тәмамлаган һәм институтта алган дипломым буенча җиде ел мәктәптә рус теленнән укыткан кеше буларак, миннән ярыйсы гына тәрҗемәче чыгар дип уйладым. Ләкин мөхәррир Әхәт Мөхәммәтшин, сынау үткәргәннән соң, һич көтмәгәндә әдәби хезмәткәр урынын тәкъдим итте. Мин аптырап калдым. Мәктәптә укыган елларда "Яшь ленинчы" газетасында, "Ялкын" журналында кыска хәбәрләрем, ребус, кроссвордларым дөнья күргәләсә дә, язу эшенә алыну үтә җитди адым иде. Атна-ун көн уйланып йөрдем дә, ризалаштым. Шулай итеп, тормышымда яңа этап - 31 еллык "Маяк" чоры башланды.

    Олпат язучы янәшәсендә

    Язучы Мәхмүт Хәсәнов белән без бер бүлмәдә эшләдек. Ул - сәнәгать бүлеге мөдире, миндә - балалар, яшьләр тормышы (таныш тема). Мәхмүт абый беренче катта урнашкан типографиядә ватман кебек каты кәгазьдән озын "аяк чолгаулары" кистереп алып менә дә, йөгерек, җитез итеп яза. Күз ачып йомганчы очерк язып ата. Ә мин бер бәләкәй хәбәр белән сәгать буе утырам. Ул шахмат уйнарга да, тәмәке тартып керергә дә, балыкка барырга җыенуын, кичә балыкларга борчак ашатып кайтуын сөйләргә дә өлгерә.

    "Пленкада 1-2 кадр калды, әйдә, карточкага төшерим әле", - дип безнең янга каршы бүлмәдә утыручы легендар фотографыбыз, җитмеш төрле һөнәргә ия Садриев Рифгать абый килеп керә. Эш азагында еш кына шахмат сугарга Рабинович килә (Мәхмүт абый ПАТПда эшләүче Низамовны шулай дип йөртә иде). "Берәр партия уйнап алабызмы?" - дип Хәлимуллин Хәйдәр абый кагыла. Гомумән, ул елларда редакциядә шахмат рухы иде. Һәм кроссворд чире. "Огонек", "Крокодил" журналларындагы катлаулы кроссвордлар беренче булып эрудит (һәм мәзәкләр капчыгы) Хәйдәр абый кулына эләксә, башкаларга эш тә калмый.

    Мәхмүт абый ул чорда "Шөгеровлар" романы өстендә эшләде. Хатыны Мәрьям апа машинкада басып бетергәч, уку, төзәтү, фикеремне белү өчен бер нөсхәсен миңа бирде. Дәрәҗәсе белән миннән күпкә биек булган язучының булачак китабын ничек пычрата алыйм инде? Төзәтүләрне карандаш белән генә ясадым. Ә бер образ турында кискен тискәре фикеремне әйттем. Аннан соң гына прототибы кем икәнне белдем... Алдарак белгән булсам, алай бәреп әйтмәгән булыр идем анысы. Мәхмүт абый, елмаеп, тыныч кына тыңлап утырды да: "Була ул андый кешеләр", - дип үз дәлилләрен әйтте.

    Аның өр-яңа табадан төшкән "Ут-малай" әкиятен русчага тәрҗемә дә иттем. "Нәсимә дускай! Бергә эшләгән вакытларның бер истәлеге булсын. Ихтирам белән Мәхмүт (автор). 1978 ел"дип язып бүләк ителгән "Урман шаулый" китабы шул чордагы хатирәләрне яңарта.

    Миңа мәктәп тормышыннан соң иҗади мохитне күзәтү кызыклы иде. Штаттан тыш хәбәрчеләр агыла. Көн саен дистәләгән хатлар килә. Заманы шундый булганмы, үзебез дөньяга елмаеп караганбызмы? Һәрхәлдә җиңел, рәхәт эшләдек. Бик грамоталы, төгәл, һәр сүз өчен җаваплылык тоярга өйрәткән җитәкчебез Әхәт Мөхәммәтшин, кабатланулардан качарга, ачык һәм мөмкин кадәр кыска язарга күнектергән җаваплы сәркатип Мөгамбәр Шәрифуллин, полиграфия нигезләрен аңлаткан, зыялы, итәгатьле, русчага дубляж буенча баш кеше Антонина Таланова, ипле, киң күңелле, эшенә искиткеч җаваплы караучы машинисткабыз Зәйтүнә Мортазина, штаттан тыш хәбәрчеләрне җәлеп итү һәм оператив информация туплау буенча барыбызга үрнәк булып торган мөхәррир урынбасары Ибраһим Вәлиев төп остазларым булды.

    Сөекле "алтын каләмнәрем"

    Җаваплы сәркатип һәм дубляж җитәкчесе ялга киткәндә, чирләгәндә алар урынында типография белән бергә газета чыгарган айларны, елларны исәпләмәгәндә, гомерем гел яшьләр, балалар арасында узды. Гаилә, мәгариф, мәдәният, спорт темасы үзәктә булды. Утыз еллап район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәмаларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзасы булу да уйланулы язмаларга этәргеч бирде. Ә иң кызыклы һәм муеннан эшкә чумган чор - ул район газетасына кушымта итеп балалар һәм яшьләр өчен "Спектр" исемле махсус басма чыгарган еллар.

    1998 елның гыйнвары иде. "Каенкай" лагеренда ял итүче өлкән сыйныф укучылары, лидерлар район хакимияте башлыгы Әнәс Исхаков белән очрашу вакытында үз газеталарын булдыру теләген белдерделәр. Җитәкче бу фикерне хуплады. Һәм 10 февральдә инде яңа басманың беренче саны дөнья күрде. Бернинди өстәмә түләүсез, коры энтузиазмда дүрт битле кушымта рус һәм татар телләрендә ай саен чыгып торды, мәктәпләргә, сыйныфларга таратылды (хәтта подписка үткәрелде). Балалар ярыша-ярыша шигырьләр, әкиятләр яздылар, кроссвордлар, башваткычлар төзеделәр, рәсемнәр ясадылар, интервьюлар, репортажлар яздылар, актуаль темаларга сораштырулар үткәрделәр. Эчтәлеге бай, бизәлеше матур булган газетабызны әти-әниләр дә, яшьләр дә яратты. Нинди иҗат ялкыны шаһиты булдым мин! Балаларда рухи күтәрелешне, иҗат итү теләген күрү зур сөенеч иде! Иң мөһиме - аларда без газета укуга дәрт уяттык. Ә бу бернинди акча белән бәяләп булмый торган хәзинә.

    Күпкырлы сәләтле яшь дусларым Лана Горохова, Руслан Кәлимуллин, Илдар Тәхәветдинов, Шамил Зарипов, Тимур Камалиев, Азат Садриев, Эльмира Заһидуллина, Диләрә Харисова, Наилә Авзалова, игезәк Эльвира һәм Илмира Мөхитовалар, Фирүзә Муллаева, Айгөл Закуанова, Эльвира Әбделвәлиева, Резидә Садриева, Гөлгена Лотфуллина, Алина Швецова, Айгөл Шәрипова, Алсу Вилданова, Олеся Хәбибуллина, Ләйсән Галиева, Лилия Вафина, апалы-сеңелле Лилия һәм Ландыш Ибраһимоваларны "алтын каләмнәрем" диясем килә. (Кемнәрдер әйтелми калган булса, гафу үтенәм, барысын да санап бетереп булмый). Аларның күбесе республика күләмендә үткәрелгән "Алтын каләм" конкурсларында җиңделәр, "Борис Полевой" теплоходында Идел һәм Кама буйлап сәфәрләрдә булып кайттылар. Районыбызда үткәрелеп килүче "Чулпан" конкурсларында лауреатлар, дипломантлар булдылар. Берничәсе, журнали- стика факультетын тәмамлап, бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында эшли. Мин алар белән чиксез горурланам. Димәк, "Спектр"ны оештыруыбыз, балаларны, яшьләрне иҗатка тартуыбыз юкка булмаган. Бу турыда газетабызның 5 еллык юбилеенда катнашучылар да ассызыклап әйттеләр.

    "Маяк" газетасында утыз елдан артык эшләү дәверендә кызыклы очрашулар, күңелгә уелып калган вакыйгалар күп булды. Пенсиягә чыгып, эштән туктаганга да инде хәтсез вакыт үтте. Ләкин журналист табигате: бөтен нәрсәдән хәбәрдар булу, бөтен нәрсәне үз күзең белән күрү, тәэсирләрең белән уртаклашу теләге, анализлау гадәте китми. Шөкер, редакциянең ветераннар советы рәисе, район-шәһәр ветераннар советында чыгучы газетаның мөхәррире, татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзасы булу әле хәзер дә тормышның үзәгендә кайнарга мөмкинлек бирә. Димәк, без әле дә сафта, белемебез, тәҗрибәбез әле дә кирәк.

    Нәсимә КАМАЛИЕВА,

    Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: