Азнакаево
  • Рус Тат
  • Беренче укытучым

    Әле бүгенгедәй хәтеремдә, 2000 елның көзге кояшлы бер иртәсе. Агачлардан алтын сары яфраклар коела, бакчалардан баллы алма, чәчкә исләре аңкый. Әнием кечкенә генә кулларымнан җитәкләп, мине беренче тапкыр мәктәпкә алып килде. Әнием - минем беренче укытучым да. Кыңгырау чыңлауга без беренче дәрескә ашыктык. Әниемә укытучы апа итеп карау миңа, әле...

    Әле бүгенгедәй хәтеремдә, 2000 елның көзге кояшлы бер иртәсе. Агачлардан алтын сары яфраклар коела, бакчалардан баллы алма, чәчкә исләре аңкый. Әнием кечкенә генә кулларымнан җитәкләп, мине беренче тапкыр мәктәпкә алып килде.

    Әнием - минем беренче укытучым да. Кыңгырау чыңлауга без беренче дәрескә ашыктык. Әниемә укытучы апа итеп карау миңа, әле кечкенә генә ак бантиклар таккан кызчыкка, бик авыр иде. Ләкин бүтән сыйныфташларым кебек "апа" дип эндәштем. Аның бүтән сыйныфташларымны да үз баласы кебек яратуы, безгә һәрчак ярдәм кулы сузуы миндә горурлык хисләре уятты. Укытучыбыз нәни кулларыбыздан тотып, беренче тапкыр ак кәгазь битенә бормалы хәрефләр төшерергә (бармакларның һич тә тыңламавы әле дә хәтеремдә), укырга өйрәтте. Без ярыша- ярыша белем сандыгының серләренә төшенә башладык...

    Реклама

    Беренче укытучым - әнием Фәридә Нигъмәтуллина хезмәт юлын Баланлы Бүләк авылында башлый. Әле яңа гына Бөгелмә педагогия училищесын бетереп кайткан кызга башта авыр була. "50 хужалыктан торган бу кечкенә авылның уртасында ике катлы мәктәп утыра. Әкрен генә мәктәп бакчасына кердем, каушый-каушый ишеген тарттым. Бүлмәләрне ачып карый-карый түргә уздым. Ниһаять, өченче бүлмәнең ишеген ачтым, ә анда биш почык борын авызын ерып утыра. Күңелемә бераз җылы йөгерде", - дип искә ала әни ул вакытларны. Бу биш укучының берсе - беренче, берсе - икенче, өчесе өченче сыйныфта укыячак икән. Яшь мөгаллимә Чалпы, Татшуган мәктәбе укытучылары белән аралашып, аларның төпле киңәшләрен ала. Төннәрен дәфтәр тикшереп, күргәзмә материаллар әзерли. Шушы биш бала белән бәйрәмнәр, төрле кичәләр үткәрә. Ата-аналар һәм авыл халкының хөрмәтен яулый. Бүгенге көндә дә ул үзенең беренче укучыларыннан бәйрәм котлаулары, сәламнәр алып тора.

    1988 елны әни кияүгә чыгып, Татшуган урта мәктәбендә укыта башлый. Ул сабыр холыклы, нечкә күңелле, үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарырга ярата, беренче категорияле укытучы. "Укучыларымның уңышларын күрү - иң зур бүләкләрнең берсе", - ди әнием. Ул хәзер дә туган авылыбыз мәктәбендә укыта. Өйгә кайткач та үзенең кечкенәләре турында сөйләп туя алмый.

    Укытучы һөнәре - иң җаваплы хезмәтләрнең берсе. Ата-ананың өметен аклау, балаларны җәмгыятькә файдалы, кешелекле итеп тәрбияләү - укытучының иң зур бурычы. Әнием - шушы бурычны намус белән башкаручы укытучылар династиясенең бер вәкиле. Нәсел агачының тамыры Каюм бабайга барып тоташа. Аның кызы - Гөлҗиһан әби бик укымышлы кеше булган: гарәп, латин телләрен яхшы белгән, мәдрәсәдә белем алган. Балаларын да белемле итеп тәрбияләгән. Кызы Назыйра Хаппанова - Азнакай 1 нче мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытты. Каюм бабайның икенче оныгы - Зәкәрия Каюмов Чалпы мәктәбендә укыта. Шулай ук тагын бер оныкчыгы - Нәсимә Әминова Әсәй мәктәбендә аң-белем бирә. Каюм бабайның оныкчыклары Зөфәр Каюмов, Шәһидә Мусина, Рүзилә Шәйхулова да педагог һөнәрен сайлаган. Мин дә алар эзеннән китәргә җыенам.

    Фирүзә Нигъмәтуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: