Азнакаево
  • Рус Тат
  • Беренче мөмкинлек булуга – кырга

    Районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен иң җаваплы һәм мөһим чорларның берсе - язгы кыр эшләре якынлаша. Районыбыз аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерме? Быелгы чәчү эшләре нинди үзенчәлекләргә ия? Озын кышларда уҗымнар ничек кышлап чыкты икән? Әнә шундый сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек - Авыл хуҗалыгы...

    Реклама

    Районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен иң җаваплы һәм мөһим чорларның берсе - язгы кыр эшләре якынлаша. Районыбыз аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерме? Быелгы чәчү эшләре нинди үзенчәлекләргә ия? Озын кышларда уҗымнар ничек кышлап чыкты икән? Әнә шундый сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек
    - Авыл хуҗалыгы катлаулы һәм шактый авыр өлкәләрнең берсе. Бу иң беренче чиратта туфрак һәм климат шартларына да бәйле. Югары сортлы, тотрыклы авыл хуҗалыгы культураларын игү, югары продукт бирүче терлек токымнарын кертү, авыл хуҗалыгының матди-техник базасын ныгыту, прогрессив технологияләрне үзләштерү, эшне оештыру формаларын кертү -болар барысы да әлеге тармакны тотрыклы яшәтү өчен төп шартлар булып тора.
    Авыл хуҗалыгы барлык агросәнәгать комплексы кебек үк өстенлекле дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шулай булмаганда кризис процесслары алга таба да үсеш алачак. Бу ярдәм өлкәгә инвестицияләр кертү, ташламалы кредитлаштыру һәм салымнар, бюджет финансларын киңәйтү һәм башка икътисадый чараларда чагылыш таба. Хуҗалыкларда матди-техник базаны ныгыту, социаль проблемаларны чишү өчен керемнәр кирәк. Хуҗалыкларның төп керем чыганагы булган игенчелек продукциясен җитештерүнең иң җаваплы чорына якынлаштык.
    Бу елда язгы кыр эшләре оештыру-технология эшләренә аеруча җитди караш таләп итә. Иң беренче чиратта чәчүлек мәйданда авыл хуҗалыгы культураларын тәртипкә салырга кирәк. Быел 50 мең гектар җирдә бөртекле культуралар, 31 мең гектарда терлек азыгы, 17 мең гектарда техник культуралар чәчү планлаштырыла.
    Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгару өчен 11 мең тоннага якын чәчүлек орлык кирәк, бүгенге көндә район 17,6 мең тонна бөртекле чәчүлек орлыгы белән тәэмин ителгән. Бу таләп ителгән күләмнең 160 проценты дигән сүз.
    Район администрациясе ярдәме белән орлыкларның сыйфатын яхшырту өстендә эш бара һәм агымдагы елда сабан ашлыгын чәчүгә хуҗалыкларга элиталы чәчүлек орлык кирәк булачак.
    Район хуҗалыкларында бүгеннән үк инде орлыкларны җылыту, сортларга аеру, агулау машиналарын хәзерләү эшләре бара. Тагылма җайланмалар, культиватор, чәчкечләргә ремонт ясала. Һәрбер агрегат җентекләп тикшерелә, көйләнә.
    Муниципаль район администрациясенең "2013 елда технологик таләпләрне саклап язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру турында"гы карары нигезендә авыл хуҗалыгында эшләп чыккан аксакаллар катнашында чәчүгә контрольлек итү буенча комиссияләр төзелеп, алар уңышлы гына эшләп килә.
    Авыл хуҗалыгы культураларын чәчү чорына бик җаваплы карарга кирәк. Агымдагы ел чәчү агрегатларын беренче мөмкинлек булуга ук, иңкүлекләр һәм урман кырларының кипкәнен көтеп тормастан, иртә срокларда кырга чыгаруны таләп итә. Ләкин шул ук вакытта чәчү участокларын сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк.
    2012 елның көзендә туфракта дым саклану өчен шартлар яхшы булды. Кышка кергәндә 1 метр туфракта дым 150 мм.га җитте. Бу 2011 ел белән чагыштырганда 36 мм.га күбрәк.
    Районның авыл хуҗалыкларында төрле модельдәге һәм куәтле 474 берәмлек трактор, шул исәптән Т-4А һәм ДТ-75 тибындагы 117 чылбырлы, 175 тәгәрмәчле (12 берәмлек К-4-744; К-744; 35 берәмлек Т-150К һәм ХТЗ; 46 берәмлек МТЗ-1221 һәм 1523; 13 берәмлек "Нью Холланд", "Фенд", "Дойц", "Маккормик" кебек көчле чит ил тракторлары) бар.
    Тракторларның хәзерлеге бүгенге көнгә 95% тәшкил итә. 103 чәчү агрегаты тулысы белән кырга чыгарга хәзер, болар - СЗП-3,6; СЗ; "Кузбасс"; "Флексикойл"; "Агромастер"; 2012 елда сатып алынган «Агратор», 29 берәмлек кукуруз чәчкечләре. Дым каплату өчен 105 тырмалау агрегаты һәм 96 берәмлек язгы туфрак эшкәртү агрегаты хәзерләнә.
    Соңгы елларда минераль ашламалар куллану кими. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыклары тарафыннан 2420 тонна минераль ашлама алынган, 2012 елдан 170 тонна калган. «Азнакай" агрофирмасы» ҖЧҖнең исә үз складларында 2000 тн. дан артык аммиак селитрасы бар. «Бакиров» крестьян-фермерлык хуҗалыгы декабрь аеннан ук арзанлы хак белән 100 тонна аммиак селитрасы алып куйган. Минераль ашламалар туплау буенча «СОЮЗ-АГРО» ҖЧҖнең Актүбә РПКсы да зур эш башкара. Алар көзге уҗым культураларын чәчүне һәм туңга сөрүгә ашламалар кертүне дә исәпкә алып 1 гектар чәчүлек җиргә 38 кг. ашлама хәзерләгән.
    Район авыл хуҗалыкларының 2013 елга 14,2 мең гектар уҗым культуралары мәйданы бар. Шул исәптән көзге арыш - 9208 гектар, көзге бодай - 4895 гектар, третикале - 60 гектар.
    Уҗым культураларының торышы яхшы. Шуңа да без аларны саклап, югары уңыш алырга бурычлыбыз. Моның өчен тиешле чараларны сыйфатлы итеп, үзвакытында башкарырга кирәк. Бу барлык мәйданнарны да 100 процент тырмалау, кирәк булганда авырулар һәм корткычларга каршы көрәш чаралары уздыру дигән сүз. Ә иң мөһиме - һичьюгы бер гектар чәчүлек җиргә центнер ярым исәбеннән азотлы ашламалар кертү. Моның өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә (инвесторлардан кала) 570 тонна аммиак селитрасы сатып алырга кирәк.
    2013 елның 1 мартыннан ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу ягулык-майлау материалларында да чагылыш таба. Лимитлы ягулык хуҗалыкларга чәчүлек мәйданнарының күләменә карап бүленәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: