Бер йортта – ике хатын белән
Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайсы вакытта башка сыймый торганнары да. Аек акыл белән уйлап: “Я, Ходаем, адәм балаларын нинди сынаулар белән сыныйсың?” – дип әйтәсе килә. Ә көчле адәм баласы барысына түзә, язмышым шушыдыр дип кабул итә.
Бик күптәннән булган вакыйга бу. Әле мин мәктәптә укыган елларда безнең авылда бар халыкны тетрәндергән хәл булды. Кайсылары нәфрәтләнде, кайсылары ул гаиләнең хәленә керде. Кеше үз башыннан уздырмаса, бик җиңел генә, уйлап бетерми генә үз сүзен әйтергә ашыга шул.
Таһир абый белән Зәкия апа икесе дә бер авылдан. Таһир абыйлар бик ярлы тормышта яшәгәннәр. Гаиләдә туган балалар берсе артыннан берсе үлеп барганнар, Таһир абый гына исән калган. Әтиләре сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. Йортлары җиргә иңеп кергән, әнисе авыру Таһир абыйга ул вакытта унҗиде яшь була. Шул ук урамда хәлле тормышлы гаиләдә Зәкия апа инде "карт кыз" исемен күтәргән була, аңа егерме сигез яшь була. Зәкия апаның әтисе, Таһирның начар егет түгеллеген күреп, үз кызына яучы булып аларга бара, аның үзе исән чакта кызын хуҗалы итеп калдырасы килә. Шулай итеп, япь-яшь Таһир белән олгаеп барган Зәкиягә никах укыйлар. Башта кияү йортында яшиләр. Яше җиткәч, Таһирны армиягә алалар. Ул киткәндә аларның беренче балалары туып кала. Таһиры хезмәттә чагында, Зәкия кайнанасын тәрбияләп, ахыр юлга озата. Шуннан соң Зәкияне әтисе үзләренә алып кайта. Армиядән Таһир да шул йортка кайта, чөнки ничә ел ирләр кулы тимәгән үзенең йорты яшәргә яраксыз була. Әби белән бабай үлгәч, йортта хуҗа булып калалар. Таһир абый тракторда эшли, Зәкия апа бер-бер артлы биш бала
табып, шулар белән өйдә була. Балалар әзрәк үскәч, тагын берне алып кайтырга уйлыйлар. Шул кызларыннан соң Зәкия апа бик каты авырып, урын өстенә егыла. Балалары йортта бар эшне башкаралар, әниләрен тәрбиялиләр, чөнки Таһир абый иртән китә, кич кайта. Шулай байтак вакыт уза. Әниләре терелеп, аякка басар дигән өмет белән яшәгән гаилә инде өметен өзә. Олы балалар үсеп чыгып китә башлыйлар, малайларны армиягә озаталар, ә әниләре һаман урын өстендә. Шулай да балаларын эшкә өйрәтеп, тәртипле итеп үстерә. Тик менә ахыргы вакытта әтиләре генә өйгә кунарга кайтмый башлый, кайтса да, өс киемнәрен алыштырып чыгып китә. Көннәрдән беркөнне, беркем белән дә киңәшми генә, өйләренә яшь хатын алып кайта. Тәнендә җаны, башында акылы булган Зәкия апа ничек түзеп, ничек кабул итте икән иренең бу гамәлен шул көнне, Ходай үзе генә белә. Бер йортта ике хатын. Элеккеге татар өйләре зур булса да, ике бүлмә булган, шул ике бүлмәнең берсендә Зәкия апага бер почмакны бүлеп ятак куйганнар. Ул вакытта өйләрендә төпчек кызлары гына була, сигезенче классны бетергәнче әнисен ул тәрбияли. Ул кыз да чыгып киткәч, Зәкия апаны яшь хатын карый башлый. Халык ул хатынны бик сөйләде. “Нигә килергә иде хатын өстенә? – диделәр. Бәлки ул хатынның да тормышы "шикәр" булмагандыр, рәхәт тормыштан чирле кеше карарга килмәс иде. Яшь хатын Зәкия апаны биш ел тәрбияләп ахыр юлга озата. Зәкия апа ахыргы көннәрендә яшь хатынга рәхмәтләр укып, бәхиллеген калдырып, җан бирә.
Балалар башта чит хатынны кабул итмәсәләр дә, ахырдан аның яхшылыгын аңлыйлар, чөнки шулай озак урын өстендә яткан әниләрен кайсы гына карый алыр иде икән? Таһир абый яшь хатыны белән озак яшәп, кунакка кайткан балаларны якты йөз белән каршы алып, озатып җибәрделәр, икесенең дә урыннары оҗмахта булсын.
Мәрзия Бүләкова
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев