Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бер җылы сүз җитә кешегә

    Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында һәр кунакны сагынып көтеп алалар. Беренче группа инвалид Рәшит тә сыйныфташлары килеп кергәч, бик дулкынланды. Китапханәдә чәй өстәле артында алар балачакларын, мәктәп елларын сагынып искә алдылар. Язмыш безне көтәмәгәндә-уйламаганда зур сынауларга сала. Әнә шул чакта яныңда терәк, җылы сүзләр белән күңелеңдә өмет уятучы булса, зур...

    Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында һәр кунакны сагынып көтеп алалар. Беренче группа инвалид Рәшит тә сыйныфташлары килеп кергәч, бик дулкынланды. Китапханәдә чәй өстәле артында алар балачакларын, мәктәп елларын сагынып искә алдылар. Язмыш безне көтәмәгәндә-уйламаганда зур сынауларга сала. Әнә шул чакта яныңда терәк, җылы сүзләр белән күңелеңдә өмет уятучы булса, зур бәхет. Бәхетсезлек белән япа-ялгыз калудан да куркынычрак һәм аянычрак нәрсә юктыр. Картлар һәм инвалидлар йортында эшләүчеләр биредә тәрбияләнүчеләрнең туганнары, якыннары, дуслары белән әнә шулай элемтәләр ялгап, аларны очраштыру өчен зур көч куялар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: