Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер генә көнгә кире кайтарыр идем әниемне

Ана өчен бала һәрчак бала булып кала инде ул. Без хәзер үзебез әниләр, әбиләр, хәтта яныбызда онык балалары йөгереп йөриләр. Шушы балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен мин сине бер генә көнгә кире кайтарыр идем, әнием!

Әнием Бибикатифә Сәлахетдин кызы Карамалы авылында туып үсә. Буй җиткергәч, авылның иң эшчән, матур, булдыклы, батыр егете Миннегали Җаббаровка кияүгә чыга. Аларның мәхәббәт җимешләре булып без, җиде бала, дөньяга килгәнбез. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, барыбыз да исән-саулар. Зур апабызга – 78, кечебезгә 61 яшь тулды. Ишле булсак та, әни ач-ялангач итмичә үстерде. Ничек карап җитешкәндер безне, җитмәсә колхоз эшенә дә чыгып китә бит! Дөрес, үсә төшкәч, әнигә нык ярдәм итә башладык.

Әни көн саен токмач кисеп, аш пешерә, утын ягып, ипи сала, сыерын сава.... Ул чакта кибеттән кием-салым алырга акча юк. Һәр нәрсәне үзе эшли иде. Бияләй, оекбаш бәйләү дисеңме, сарык йоныннан сырып бишмәт тегүме... Барысы өчен дә рәхмәтлебез аңа.

Ана өчен бала һәрчак бала булып кала инде ул. Без хәзер үзебез әниләр, әбиләр, хәтта яныбызда онык балалары йөгереп йөриләр. Шушы балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен мин сине бер генә көнгә кире кайтарыр идем, әнием!

Син безне гадел булырга өйрәттең. Нинди генә кыенлыклар килсә дә сиздермәдең.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче, үз җаның аша узыдырып, күкрәк сөте белән иңдерүче әни булдың син. Мең рәхмәтлебез сиңа!

 

Флера Мөхәммәтова, сәүдә отличнигы, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев