Азнакаево
  • Рус Тат
  • Белеп тор! Азнакайлылар, дуңгызларда африка чумасыннан сак булыгыз

    Ел башыннан Россия Федерациясендә әлеге куркыныч авыруның 168 очрагы теркәлгән. Дуңгызларда африка чумасы (алга таба АЧС) - вируслы, дәвалауга бирешмәве белән куркыныч, йогышлы авыру. Аныӊ белән дуӊгызлар, шул исәптән кабан дуӊгызлары гына авырый. АЧС вирусы бик тотрыклы һәм ул туфракта, тирестә 100 көн һәм аннан да озаграк сакланырга сәләтле. Туңдырылган...

    Ел башыннан Россия Федерациясендә әлеге куркыныч авыруның 168 очрагы теркәлгән. Дуңгызларда африка чумасы (алга таба АЧС) - вируслы, дәвалауга бирешмәве белән куркыныч, йогышлы авыру. Аныӊ белән дуӊгызлар, шул исәптән кабан дуӊгызлары гына авырый. АЧС вирусы бик тотрыклы һәм ул туфракта, тирестә 100 көн һәм аннан да озаграк сакланырга сәләтле. Туңдырылган иттә вирус 15 елга кадәр, такта, кирпеч һәм башка материалларда исә 180 көнгә кадәр "яши".

    Авыру дуңгызлар вирусны бүлендекләре аша тараталар. Шуңа да авыру терлекләрне сәламәтләре белән бергә тоту катгый тыела.

    Чирне йоктырганнан һәм беренче билгеләре күренгәнчегә кадәр 3-15 тәүлеккә кадәр вакыт уза. Ул температура күтәрелү, еш-еш сулыш алу, тән тиресенең кызаруы, шулай ук канлы тизәк, ютәл, көзән җыеру, очлыклар параличы белән характерлана. Авыру йоктырган дуңгызлар 100 процент үлә. Профилактика һәм дәвалау алымнары юк. Шуңа күрә дә чир кергән дуңгызчылык комплекслары аны ликвидацияләгәндә зур икътисади югалтуларга дучар булалар.

    Авыруны булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Терлекләргә азыкны авыру куркынычы булмаган территориядән генә сатып алырга, куллану алдыннан термик эшкәртергә киңәш ителә. Бу азык калдыкларына да кагыла. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә кирәк, чөнки ерткыч кошлар, эт, песиләр дә вирус таратучылар булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар торучы һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция ясау зарур.

    Дуңгызларны сатып алганда, йогышлы чирләре булмавын раслаучы ветеринар хезмәт органнары документларын таләп итәргә кирәк. Тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып торырга, ягъни карантин үткәргәннән соң гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе фарыз. Дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туса, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.

    Сезнең уяу һәм сизгер булуыгыз, профилактика чараларын үтәүдә аңлы рәвештә җитди эш башкаруыгыз бу чирне булдырмый калуда әһәмиятле роль уйный. Шул вакытта гына авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендәге, фермер хуҗалыкларындагы һәм шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларга куркыныч янамаячак. Дуңгызларда африка чумасы белән бәйле булган сораулар туган очракта (843)277-69-57 телефоны аша ТР Россельхознадзор идарәсенә, яки Азнакай дәүләт ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итүегез сорала.

    Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: