Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән!

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйм! Һәр 1 сентябрь белем, иҗат һәм дуслык дөньясына яңа юл ача. Бүген, югары технологияләр чорында, ныклы белем тормышта алга баруда, хезмәт баскычлары буенча югары күтәрелүдә төп нигез булып тора. Бу якты бәйрәм көнендә хөрмәтле...

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйм!

Һәр 1 сентябрь белем, иҗат һәм дуслык дөньясына яңа юл ача.

Бүген, югары технологияләр чорында, ныклы белем тормышта алга баруда, хезмәт баскычлары буенча югары күтәрелүдә төп нигез булып тора.

Бу якты бәйрәм көнендә хөрмәтле педагогларга балаларга булган тирән мәхәббәтләре, аларга яхшы тәрбия һәм белем бирүләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез кечкенә азнакайлыларны яхшылык кылырга, шәфкатьле булырга, туган якны яратырга өйрәтәсез.

Реклама

Укучыларның исә белем нигезләрен тирәнрәк үзләштерүләрен телим. Сезнең көндәлектәге һәр бишлегез, һәр җиңүегез безнең өчен мөһим, чөнки сезнең уңыш - ул районыбыз һәм шәһәребез уңышы да. Авырлыклардан курыкмагыз, укыгыз, иҗат итегез, без сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер.

Кадерле беренче сыйныфка баручылар! Бүген сезнең алда яңа дөнья - белем ишекләре ачыла. Мәктәп һәрберегез өчен туган йорттай якын, ышанычлы булсын, үзенә тартып торсын!

Яңа уку елы һәркемгә кызыклы очрашулар, ачышлар алып килсен, максатларыгызга ирешергә насыйп булсын! Барчагызга да сәламәтлек, иминлек телим.

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән!