Азнакаево
  • Рус Тат
  • Батыр егетләребез хезмәттә дә сынатмыйлар

    Районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннары төрле тармакларда хезмәт куеп туган җиребезнең икътисадын үстерүдә үз өлешләрен кертәләр.

    Совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулуын билгеләп үткән бу көннәрдә “Востокнефтеспецмонтаж” җәмгыятендә дә үзләрендәге 6 ветеран белән истәлекле очрашу үткәрделәр. Хәрби хезмәттә дә, тыныч тормышта да сынатмаган Азат Котлыкаев, Ильяс Харисов, Илшат Зиннуров, Илнур Ибраһимов, Альберт Шәвәлиев, Азат Саттаровка компания директоры Илшат Зарипов, урынбасары Фирдәвис Исламов изге теләкләрен ирештереп, Мактау грамоталары тапшырдылар. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: