Азнакаево
  • Рус Тат
  • Баш автоинспектор Азнакайда

    ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов балалар бакчасында Узган атна азагында Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов Азнакайга килде. Эш визитын ул 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булудан башлады. Юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган театральләштерелгән "Светофор" тамашасы белән биредә аны бакча балалары каршы алды. Рифкат Миңнеханов тәрбияләнүчеләр белән аралашты, юл...

    ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов балалар бакчасында

    Узган атна азагында Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов Азнакайга килде.

    Реклама

    Эш визитын ул 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булудан башлады. Юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган театральләштерелгән "Светофор" тамашасы белән биредә аны бакча балалары каршы алды. Рифкат Миңнеханов тәрбияләнүчеләр белән аралашты, юл йөрү куркынычсызлыгына кагылышлы төрле сораулар бирде. Юкка гына: "Бала авызыннан ихласлык бөркелә", - димиләрдер шул. Алар биргән риясыз җаваплар очрашуда катнашучы өлкәннәрнең йөзендә елмаю чаткылары уятты.

    Рифкат Нургали улы коллективта юл куркынычсызлыгы таләпләрен пропагандалауның яхшы куелышын билгеләде һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча махсуслаштырылган автокласс бүлмәсенә җиһазлар алуга сертификат тапшырды.

    Аннан соң ул ЮХИДИ бүлекчәсендә сорау белән килгән гражданнарны кабул итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: